Татарстанның 43 мең яшь кешесе сайлауларда беренче тапкыр тавыш бирәчәк
Быел сайлауларда Татарстанның 40 меңнән артык яшь сайлаучысы беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев КФУда «Сайлау хокукы мәктәбе» белем бирү проектының бишенче сезонын ачу вакытында хәбәр итте.
«Татарстанда 2,9 миллионнан артык сайлаучы бар, шуларның 43 меңе беренче тапкыр сайлауларга киләчәк. Аларның моннан соңгы сайлауларга килү-килмәве системаның никадәр ачык һәм үтә күренмәле булуыннан тора», - диде ул.
Сентябрьдә Россиядә IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайланачак.
