Булат Шәрәфетдинов: Бездә йөрәк чирләрен дәвалау алымнары гомерләрне коткара
«Татарстан – йөрәк чире булган пациентлар өчен югары технологияле дәвалау алымнарын кертүдә лидер. Безнең дәвалау ысуллары, чыннан да, гомерләрне коткара», – дип белдерде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рентгенэндоваскуляр диагностика һәм дәвалау буенча штаттан тыш баш белгече Булат Шәрәфетдинов. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчеләренә бүген Казанда ачылган «Йөрәк командасы» форумы алдыннан әйтте.
«Бүген табиблар алдында сыйфатны яхшырту бурычы тора. Еш кына йөрәк авыруыннан тыш, башка чирләре дә, мәсәлән, онкология булган пациентларны хирургия юлы белән дәвалауда билгеле бер куркыныч бар. Шуңа күрә аларны дәвалау буенча карарларны да команда составында кабул итәргә кирәк», – диде Булат Шәрәфетдинов.
Татарстанда 2025 ел нәтиҗәләре буенча йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр 1 мең кешегә 40,3 нисбәтендә. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый белешмәләр китерә. Инфаркт, инсультлар кимесә дә, йөрәк патологияләренең хроник формалары арта.
«Барлык патологияләр арасында иң киң таралганы – йөрәк-кан тамырлары авырулары. Йөрәк мускулын кан белән тәэмин итүче артерияләрнең зәгыйфьләнүе аркасында йөрәктә ишемия барлыкка килә. Бу авыру үлемгә китерә торган төп сәбәпләрнең берсе булып тора», – диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Бүген Татарстанда йөрәк-кан тамырлары медицинасы операцияләр саны буенча алдынгы урында. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәләре буенча, узган 2025 елда республиканың кан тамырлары үзәкләренә баш мие кан әйләнеше кискен бозылган 20 735 пациент госпитализацияләнгән, тире аша дәвалау үзәгенә үтә кискен коронар синдром белән 14 253 кешене салганнар.
2025 елда рентгенэндоваскуляр дәвалау алымнары арткан. 41 539 процедура үткәрелгән, 2024 елга караганда, бу 33,8 процентка күбрәк.
Татарстан йөрәге сәламәт булмаган кешеләрне дәвалауда югары технологияле алымнарны кертүдә лидер санала. Шуңа күрә бу форумның Казанда узуы да очраклы түгел. Россиянең федераль үзәкләреннән килгән экспертлар «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан тәҗрибә туплау өчен менә дигән мәйданчык булуын билгеләп үттеләр.
«Минемчә, конференциянең әһәмияте зур, чөнки бөтен дөньяда йөрәгендә ишемия авыруы булган кешеләрне дәвалау турында карар команда белән кабул ителә. Медицинада яңа технолгияләр, дарулар барлыкка килсә дә, команда белән эшләү барыбер саклана», – диде Калининградта Югары медицина технологияләре федераль үзәге җитәкчесе, Россиянең йөрәк-кан тамырлары хирурглары ассоциациясе вице-президенты Юрий Шнейдер.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Татарстан тәҗрибәсе турында әйтсәк, федераль дәрәҗәдә ул уңышлы кулланыла. Без мондагы табиблар эше, әйтик, кардиохирург Роин Джорджикия турында ишетеп беләбез. Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе турында да күп ишетергә туры килә. Республикада чыннан да үз эшен белгән табиблар эшли», – диде ул.
Форумның пленар утырышыннан тыш, хирурглар мастер-класслар үткәрәчәк, анда «операция бүлмәсе»ндә яңа алымнар куллануны күрсәтәчәкләр.
