Язгы чорда мошенниклар танышу сайтларында активлашкан
Язгы чорда мошенниклар танышу сайтларында ТР халкын алдарга кереште. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев сөйләде.
«Язгы чорда мошенниклар чәчәкләр китерү сылтавы белән, шулай ук танышу сайтларында алдаган очраклар күп булды. Мошенниклар танышу сайтында корбанга язалар, шуннан соң мессенджерга күчәргә тәкъдим итәләр, анда аралашу инде контрольсез бара. Анда алар нинди дә булса хезмәтләр өчен түләүгә сылтамалар җибәрәләр, мәсәлән, кино яки театрга билетлар сатып алу өчен. Шикле сылтамалар буенча күчәргә кирәкми», - дип сөйләде Альберт Яковлев.
«Татар-информ» моңа кадәр сөйләгәнчә, мошенниклар мессенджерларга файллар, сылтамалар җибәрә ала. Сезгә билгесез номердан җибәрелгән сылтамаларны һәм файлларны һич кенә дә ачарга ярамый. Югыйсә, мошенниклар сезнең шәхси мәгълүматларга һәм банк счетына керү мөмкинлеге алачак.
