Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Азат Ахунов: Каюм Насыйриның 10 томлык академик басмасын булдырырга кирәк

0

Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле галим һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 201 ел тулу уңаеннан аның «Китаб әт-тәрбия» һәм «Әбүгалисина кыйссасы» китаплары тәкъдим ителде. Чарада катнашкан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов галимнән калган мирасны барлау һәм аның тулы академик басмасын чыгару мәсьәләсен күтәрде.

Галим бу җыентыкның кимендә ун томнан торырга тиешлеген, әмма аны әзерләү өчен аз дигәндә 10 ел вакыт таләп ителүен билгеләп үтте. Бу эшнең катлаулылыгы мәгърифәтченең теленә һәм ул яшәгән чорның үзенчәлекләренә бәйле. Ахунов белдергәнчә, Каюм Насыйриның телен, гарәп-фарсы лексикасын һәм урта гасырлардагы Шәрекъ тарихын, әдәбиятын тирәнтен белмичә, тәрҗемә эшенә тотыну мөмкин түгел.

Фәнни хезмәткәр бүгенге басмаларның төп проблемасына да игътибар итте: хәзерге китаплар күп очракта совет чорында чыккан вариантларны кабатлый. Ул вакытта текстлар каты цензура аша үткән, бигрәк тә ислам дине белән бәйле урыннар кыскартылган яки бөтенләй үзгәртелгән.

«Каюм Насыйриның оригинал әсәрләре бөтенләй икенче төрле. Гарәп графикасында укый белгән кешеләр, оригинал белән чагыштырып караса, аерманы тиз күрер иде. Моңа мисаллар бик күп: текстларда өч нокталар куелган, бөтенләй үзгәртелгән урыннар бар. Безнең өчен төп әйбер – чыганак, шуңа күрә, иң беренче чиратта, академик басма булдырырга кирәк», – дип белдерде Азат Ахунов.

Моннан тыш, галимнең әле басылмаган хезмәтләре, хатлары һәм шактый архив материаллары бар. Азат Ахунов бу язмаларны да җәмәгатьчелеккә җиткерергә вакыт җиткәнлегенә басым ясады.

«Руслар хәзер Толстойның 100 томлыгын әзерли, безгә ничек булса да Каюм Насыйриның 10 томлыгын булдырырга кирәк. Анда архив материалларын, хатларын, язылып бетмәгән хезмәтләрен кертергә була. Каюм Насыйри – зур шәхес, мондый басмага ул, һичшиксез, лаек», – дип нәтиҗә ясады галим.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России