Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Петербургта халык рәссамы Рәшит Гыйләҗевның хатын-кызларга багышланган күргәзмәсе ачылды

0

Санкт-Петербургның Тау университеты китапханәсендә (Горный университет) Татарстан Республикасының халык рәссамы Рәшит Гыйләҗевның шәхси күргәзмәсе ачылды.

«Язгы букет» дип аталган күргәзмәне рәссам хатын-кызларга һәм үзенең «төп иҗат чыганагы» – хатыны Халидә ханымга багышлаган. Китапханәдә рәссамның соңгы дүрт дистә елда иҗат ителгән 15 эше – чәчәк рәсемнәре, натюрмортлар – урнаштырылган. Күргәзмә институт хезмәткәре, Рәшит Гыйләҗевның дусты Арслан Яшмолкин тәкъдиме белән шушы мәйданчыкта уза.

«Әсәрләремне барлык хатын-кызларга багышлыйм: алар рәссамнарны матур картиналар иҗат итәргә илһамландыра. Хатын-кызларсыз яшәүне күз алдына да китереп булмый, алар – дөньябызның бизәге. Сезнең хезмәтегездә һәм безне кайгыртуыгызда бөтен дөньяда тормыш бар. Сезгә булганыгыз өчен рәхмәт!» – диде Рәшит Гыйләҗев ачылу тантанасында.

Күргәзмә ачылу тантанасында Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов, Санкт-Петербург татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркәев, эшмәкәрләр – Александр Измерли һәм Саркис Бафраджян, рәссамның дуслары, туганнары, уку йорты җитәкчелеге һәм студентлар катнашты. Күргәзмәгә Төньяк башкалада укучы Татарстан студентлары да килгән иде.

«Петербургтагы татар рәссамнары күргәзмәләре Рәшит Гыйләҗев күргәзмәсе белән ачылып киткән иде. Алар барлыгы 30 булды һәм Татарстан рәссамнарын танытты. Без Рәшит Акмаловичка Төньяк башкала тормышына шулкадәр якты төсләр һәм уңай хисләр керткәне өчен рәхмәтле», – диде Шамил Шәяхмәтов ачылу тантанасында.

Ачылу тантанасында шагыйрә Халидә Гыйләҗева үзенең һәм Габдулла Тукайның шигырьләрен укыды – алар рус һәм татар телләрендә иде. Күргәзмә 2 марттан бирле эшли һәм, рәссам әйтүенчә, ике китап кайтавазлар җыелган.

«Бик матур кайтавазлар килде, – диде Рәшит Гыйләҗев. – Китапханәчеләр әйтүенчә, күргәзмәне бик яратып карыйлар. Кояш уйнаганда төсләр шундый итеп балкый – фантазия дә җитмәс иде алай сурәтләргә, дип әйттеләр. Студентлар матур формаларда, барысы да шат, рәсми ачылыштан соң фотога төштеләр. Аларны күрү, алар белән аралашу миңа бик ошады. Китапханә тулы иде, без бик шатландык».

Рәшит Гыйләҗев әйтүенчә, уңышлы күргәзмә чираттагы экспозицияне оештыру теләген тудырган. Анысы портретлардан торыр дип уйлый: рәссам бик күп портретлар авторы. Аннары гаилә шагыйрә, рәссам Халидә Гыйләҗеваның иҗат кичәсен оештырырга ниятли.

  • Рәшит Акмал улы Гыйләҗев (1951 елның 22 июлендә Яшел Үзәндә туган) – Татарстан Республикасының халык рәссамы, атказанган сәнгать эшлеклесе. Ленинградтагы И.Е.Репин исемендәге сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлаган. Башлыча портрет, пейзаж, натюрморт жанрларында эшли. Реализм, импрессионизм һәм постимпрессионизм традицияләрен татар һәм көнчыгыш сәнгате элементлары белән берләштерүе белән аерылып тора. Санкт-Петербургта яши һәм иҗат итә. Хатыны Халидә Гыйләҗева – рәссам һәм шагыйрә.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России