Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр апрель башында башлана

0

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча төзелеш эшләре 1 апрельдә башланырга тиеш. «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова традицион республика киңәшмәсендә шул хакта сөйләде.

Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Программа буенча моннан алдагы өч докладта күтәрелгән милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләрен килештерү бурычы уңышлы тәмамланды. Хәзер бездә йортта яшәүчеләрнең төзекләндерү эшләрен башкаруга рәсми ризалыгы бар», – дип искәртте докладчы.

Киләсе этап - халык белән булачак очрашуларга төзекләндерүнең ахыргы схемаларын әзерләү. Хәзерге вакытта барлык 560 схема да тикшерелә. Техник заказ бирүче һәм подрядчылар схемаларның 29 процентын тикшерә, ә тагын 20 проценты эшләп бетерү стадиясендә.

«Барлык схемаларны да тикшерергә, кимчелекләрне бетерергә һәм 27 мартка кадәр кабул итәргә кирәк», – диде Арина Петрова.

Ишегалларында эшләрне параллель рәвештә башкарачак ресурслар белән тәэмин итүче оешмалардан барлык мәгълүматлар инде алынган. Хәзер юл эшләрен һәм программа буенча тышкы яктырту эшләрен башкару графигын формалаштыруга керешергә мөмкин.

Кайбер районнар бу эшне төгәлләгән инде: сигез муниципалитет юл эшләре графигын әзерләгән (сүз ишегалды территорияләренең 35 проценты турында бара), дүртесе тышкы яктырту эшләре графигын әзерләгән (бу - барлык ишегалларының 27 проценты).

«Соңгы срок – 27 март. Бу срокны үтәргә һәм аны бозмаска кирәк», - дип билгеләп үтте шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты башлыгы.

Программа буенча «якындагы» төзелеш эшләре 1 апрельдә - Чаллыда һәм 6 апрельдә Казанда башланырга тиеш, дип искәртте ул.

Моннан тыш, юл эшләре графигын әзерләү кысаларында беренче чираттагы ишегаллары билгеләнә, анда якындагы атнада территорияләрне яңартуга әзерләү эшләре башланырга тиеш. Сүз законсыз корылмаларны сүтү (һәм законлы корылмаларны тәртипкә китерү), авария хәлендәге агачларны кисү һәм төяп алып китү, өч көн эчендә норматив булмаган җиһазларны сүтү, шулай ук яшел зоналардан карны чыгару турында бара, дип санап үтте Петрова.

Шул ук вакытта, ул законсыз корылмаларның еш кына вакытында сүтелмәвен, ә киселгән агачлар һәм норматив булмаган җиһазларның алып кителмәвен әйтте.

«Алдагы мөһим этап - эш башланыр алдыннан халыкка төзекләндерүнең ахыргы схемаларын тәкъдим итү. Бу уңайдан район хакимиятләреннән юл эшләре графигы нигезендә беренче чираттагы объектлар буенча халык белән очрашулар исемлеген төзи башлауларын сорыйм», - дип өстәде ул.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России