Добавить новость
Главные новости Гайсина
Гайсин
Июль
2024
1
2
3
4
5
6
7
8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29 30 31

«Урамыбыз белән елыйбыз, Аллаһы Тәгалә туктатса гына инде!..»

0

Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин махсус операциядә һәлак булган хәрби – Хәсәнов Динар Хәниф улын соңгы юлга озату хакында хәбәр итә.

«Батырларга мәңгелек дан... Алар турында хәтер мәңгелек...» – дип язган ул. «Илексазым – моңлы сазым» төркемендә дә Динар Хәниф улы турында пост чыккан. «Əнисенә, туганнарына, якыннарына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен. Иннәә лилләәһи үә иннәә Иләйһи рааҗигуун. Вә иннәә иләә раббинәә ләмүңкалибүүн. Əллааһүммәктүбһү фил-мүһсиниинә вәҗгаль китәәбәүһү фии гыйллиййиинәә вәхълүфһү галәә гакыйбиһии фил-гаабириин. Əллааһүммә ләә түхәрримнәә әҗраһүү вә ләә тәфтиннәә бәгъдәһүү вәгъфир ләнәә вә ләһүү.

Без барыбыз да Аллаһыдан килдек һәм Аллаһка кире кайтачакбыз, һәм әлбәттә, Раббыбызга кавышачакбыз. Аллаһым! Аны синең каршыңда яхшы булганнардан яз, китабын югарыда тапканнардан кыл. Тере калганнарга ярдәмче бул, Аллаһым! Безне аның әҗереннән мәхрүм итмә. Аңардан соң безне фетнәгә төшермә, безне һәм аны гафу ит.

Авыр туфрагы җиңел булсын!» – дип язганнар төркемдә.

Авылдашлары, якыннары Динар Хәниф улының якыннарының кайгысын уртаклаша:

Розалия Мөхетдинова: «Классташларым Дания, Гөлүсә, балалар, Дамира, Илдар, олы кайгыгызны уртаклашам. Динарның авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты булсын. Калганнарга күркәм сабырлык».

Шәмсия Бәйрәмова: «Динарның урыны оҗмахта булсын. Дания апа, Дамира, Илдар, сезгә Ходай сабырлык бирсен».

Розалия Ризатдинова: «Авыр кайгыгызны уртаклашабыз, урамыбыз белән елыйбыз, Аллаһы Тәгалә туктатса гына инде бу сугышны! Барыгызга да сабырлык телибез, Дания, Дамира, Илдар! Динарның иманы юлдаш булсын, мәңгелек тормышы матур булсын. Амин!»

Гүзәл Шәрифуллина: «Урыны җәннәттә булсын мәрхүмнең. Якыннарыңның тирән кайгыларын уртаклашам».

Сәрия Нигъмәтулина: «И-и-и, сабырлыклар бирсен инде, юатырга сүзләр дә юк бит, бу кешеләргә, калганнарга исәнлек бирсен, бу ил өчен башын салган баланың урыны оҗмахта булсын».

Роза Яушева: «Әти-әнисенә, якыннарына түземлек, сабырлык телим. Динарның урыны оҗмахта булсын. Тетрәндергеч хәлләр. Авыр кайгыгызны уртаклашам! И Ходаем, кара кайгылар бүтән ишегегезне какмасын».

Мәүлида Гайсина: «Элек – сәнәк сугышы заманында ук олы кешеләр, ир бала тугач, җир буена үсмәсеннәр, дөньялар тыныч булсын, дип дога укыганнар. Дөньялар элекке чагына кайтсын иде. Махсус хәрби операциядә (...та) шәһит киткән Хәниф улы Динарның урыны оҗмахта булсын, ярабби! Мәрхүм булганнар кызганыч, калганнарга тагын да ныграк авыр. Аллаһ сабырлык бирсен!»

Фәйрүзә Заһретдинова: «Авыр туфрагы җиңел булсын, рәхмәт фәрештәләре каршы алсын. Әти-әнисенә, туганнарына күркәм сабырлык бирсен, аларга мәңгелек яра булып кала инде, бик зур кайгы!»

Хәмзия Гарипова: «Кайгыларын уртаклашабыз. Гүрләре якты һәм киң булсын. Әнисенә, апаларына, гаиләсенә, энесенә зур түземлек һәм сабырлык бирсен, Ходаем. Сезгә хәер-фатихасын калдырып. сезгә исән-имин яшәргә насыйп булсын».







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Гайсине, в Винницкой области и в России