Буа театры ачык һавада уза торган театр фестивалендә катнаша
(Казан, 23 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа дәүләт театры Пермь краенда ландшафтлы театр фестивалендә катнаша. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә. «Тайны горы Крестовой» дип аталган ландшафтлы театр фестивале тугызынчы тапкыр уздырыла. Ул Пермь краеның Губаха шәһәрендә 22 — 25 августта уза. Бүген Буа театры Югары Губаха бистәсендә спектакль уйный. «Биредә төрле төбәкләрдән сигез театр килгән. Спектакльләрне ачык һавада уйныйбыз», — ди театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев. Читать дальше...