Добавить новость
Главные новости Калининграда
Калининград
Март
2025

Хатынына ире үлгән дигән похоронканы ялгыш җибәрәләр: 80 яшьтә янәдән бер-берсен табалар

0

Билгеле булганча, 1945нче елга кадәр хәзерге Калининград Кенигсберг дигән исем йөрткән һәм немец шәһәре булган. 1945 елның апрелендә шәһәр штурм нәтиҗәсендә совет гаскәрләренә күчә һәм Калининград дип атала башлый.

Калининград Кенигсберг булган вакыттан калган немецлар яшиме хәзер, дип сорадык гидтан. Гид бик кызыклы, дөресрәге, бик кызганыч язмышлы хатынның тарихын сөйләп китте. Шуны сезгә дә сөйлисе килә...

1944 елны Хельга ире Хельмутның үлүе турында «похоронка» ала. Хельга 2 кечкенә баласы белән кала.

1945 елның апрелендә Кенигсберг шәһәре СССРга күчә. Немецларга үз илләренә китәргә кушыла. Гомер буе шушы шәһәрдә яшәгән Хельга чит шәһәрдә иреннән башка 2 бала белән яңа тормыш башларга тиеш була. Ләкин язмыш башкача борып куя.

Хельгага сугыштан кайткан өйләнмәгән егет Василий Петров гашыйк була һәм аңа өйләнә. Петровның дуслары күп була, һәм ул Хельгага башка исем белән документлар ясап бирә. Милләте белән ул немец хатыны түгел, литвалыга әйләнә. Исеме дә Хельга түгел, Ольгага үзгәртелә.

Ольга белән Василий тормыш итә башлыйлар, аларның тагын 2 баласы туа. Күпмедер вакыт узгач, Петровның сугышта алган яралары борчый, ул үлеп китә. Әби дә инде 80не тутырган. Өйдән дә чыкмый, көн дә үлем көтә.

Көннәрдән бер көнне Ольга әбинең тарихын күршеләре, нәкъ менә безнең гид белә. Аның оныгы әбинең метрикасын шушы безнең гидка күрсәтә. Шаккаткыч хәл белән ул кызыксынып китә. Бу хәлне ул вакытта телевизордан барган «Ищу тебя» тапшыруы кебек тапшыруга язып җибәрәләр. Әбинең Германиядә булган туганнарын эзләп карыйсылары килә.

Туганнары табылмый. Беләсезме кем табыла? Хельганың ире. Үлгән дип саналган ире. Хельгага «похоронка»ны бутап җибәргәннәр. Хельмут исән булып чыга. Сугышта ул бик каты яраланган, контузия алган, бик озак аңсыз яткан. Яралары төзәлгәч, ул үзенең гаиләсен эзли, Германиягә китүчеләр арасында да, Кенигсбергта калучылар исемлегендә дә аларны тапмый. Чөнки хатынының, балаларының исеме һәм фамилиясе үзгәртелгән була.

Хельмут гаиләсе исән түгелдер дип уйлый. Яңа гаилә кора, балалары туа…

Бик күп еллар уза.

Хельганың һәм балаларының исән булуын белгәндә, аның аяклары йөрми торган була инде. Бу хәлләр ике якны да тетрәндерә. Өеннән дә чыкмаган 80не узган әби Хельга Германиягә беренче ире янына җыена башлый. Ясана, бизәнә, матур күлмәкләр ала. Картлык көннәрендә ир белән хатын Германиядә очраша.

Дәвамы да бар...







Губернатор Калининградской области Антон Алиханов





Губернатор Калининградской области Антон Алиханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Калининградской области



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Калининграде, в Калининградской области и в России