Курск бәрелешеннән аяксыз кайткан Гани Нәҗипов: «Сызлануларга ничек түздем икән…»
«Бал кортлары аерырга җыена, вакыт тыгызрак, мәшәкатьлерәк әле», - дип кисәтеп куйса да, Гани аганың төпчек улы Газинур абый без килүгә каршы төшмәде. Кереп исәнләшүгә, Гани абый бәйнә-бәйнә үз язмышын сөйли башлады. Сөбханалла, хәтере яхшылыгына исең китәр. Үзәгеңә үтсә, мәңгелеккә җуелып кала: Гани абый да күп кенә фактларны нечкәлегенә кадәр җентекләп сөйли. Курск дугасындагы сугышта ул өч җирдән яраланган була. Гани абый барлыгы алты көнгә сузылган «Цитадель» операциясендә катнаша. Ул вакытта немец частьлары зур ыргылыш белән алга омтыла. Читать дальше...