Татарстан йөртүчесе Саратов өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә очраган
![Татарстан йөртүчесе Саратов өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә очраган](https://tatar-inform.tatar/attachments/ac301b8d743a5c748d8b6bbbfc5805dbe09356ed/store/fill/780/440/61ca91aeedc2f71278ee09f49d1dae449495bb92e6efda2d45f374bdfb3f/5594c643245a9b931cbce33544914fca%5B1%5D.jpg)
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстанан килгән зур йөк машинасы Саратов өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Бу хакта Саратовның яңалыклар сайты хәбәр итә.
Басма мәгълүматлары буенча, бүген иртәнге алтыда Саратов өлкәсендә Сызрань-Волгоград юлының 87нче чакрымында ике зур йөк машинасы бәрелешкән. Ульяновскидан килгән фураның 30 яшьлек йөртүчесе «авария» юл билгесе белән туктап торган Татарстан машинасын бәрдергән. Зур йөк машинасын 47 яшьлек ир-ат йөрткән.
Авария сәбәпчесе булган шофер кабинада кысылып калган. Кабинадан аны коткаручылар чыгарган. Зыян күргән ир-атны «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләренә тапшырганнар.