Добавить новость
Главные новости Казани
Казань
Ноябрь
2020

Коронавирустан тернәкләнү бер елга сузылырга мөмкин - «Ватаным Татарстан» газетасы

0

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Фәния Арсланова). Коронавирустан дәвалангач та, әлеге авырудан соң озак вакыт тернәкләнергә туры килә. Республиканың дәвалау оешмаларында тернәкләндерү бүлекләре ачылды. Тик күп кеше төрле сәбәпләр аркасында анда барып җитә алмый. Андыйларга Казандагы 7 нче шәһәр хастаханәсенең нейрореабилитация бүлеге мөдире Эльмира Хөсәинова киңәшләрен тәкъдим итәбез.  — Әлегә могҗиза тудырырлык сихри дару төймәләре уйлап табылмаган. Үпкә тукымасы әкренләп рәтләнәчәк, — ди Эльмира Рөстәмовна. — Бу вакытта якыннарның ярдәм итүе мөһим, ләкин күп нәрсә авырып алган кешенең үзеннән тора. Өзлегүләр килеп чыкмасын өчен вакытында дәваланыгыз, табибларның киңәшен тотыгыз. Италия, Кытай, Бөекбритания белгечләре тәҗрибәләре күрсәткәнчә, тернәкләндерү чаралары кеше авырып киткәннән башлап, ике-өч айга кадәр, кайчакта бер елга сузыла. Тизрәк тернәкләнү өчен иммунитетны күтәрергә кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше Тартучыларга тәмәкене ташларга киңәш итәбез. Тәмәке тарту үпкәдә фиброз килеп чыгу куркынычын арттыра. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, физик эш белән шөгыльләнү, дөрес сулыш алу күнегүләре ясау үпкәне ныгытырга ярдәм итә. Бу чорда үзеңдә булган хроник чирләрдән дәвалануны да онытырга ярамый, чөнки, белгәнебезчә, коронавирус инфекциясе эндокрин, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм башка авыруларны көчәйтә. Температураны, артерия кан басымын, кандагы шикәр күләмен белеп тору да комачауламас. Туклану Аксымга, витаминнарга (аеруча Д витамины), микроэлементларга бай ризыкларга өстенлек бирергә. Д витамины балык маенда күп. Аерым алганда, сыер, тавык, күркә итләре, диңгез балыклары, бавыр, сөт ризыкларыннан — эремчек, сыр, атланмай кулланырга киңәш ителә. Коронавирус белән авырганда һәм аннан тернәкләнгәндә клетчаткалы азыктөлек ашау файдалы. Бу вакытта авыз тәм сизмәскә мөмкин. Помидор, кыяр, кәбестә һәм бүтән яшелчәләрдән, тәмләткечләрдән ясалган салатлар әкренләп аппетитны ача. Пневмониядән соң да яшелчәләр ашарга киңәш ителә. Алар организмнан агулы матдәләрне чыгарырга булыша. Ипи һәм татлы камыр ризыклары, тиз үзләштерелә торган углеводлар, казылыклар ашаудан тыелып торырга кирәк. Исерткеч эчемлекләрдән бөтенләй баш тартыгыз. Су эчү Азык-төлектән тыш, организмга су җитәрлек керсен. Хроник чирләре булмаганнарга көнгә 2,5–3 литрга кадәр су эчәргә ярый. Кеше югары кан басымыннан интексә, йөрәге җиткелекле эшләмәсә, суны 1,5 литрдан да күбрәк кулланырга киңәш ителми. Бу киңәш бөере сәламәт булмаганнарга да кагыла. Халык медицинасы Халык медицинасыннан кайбер чаралар иммунитетны күтәрергә булыша. Розмарин, әнис, җитен орлыгы, гөлҗимеш, мүк җиләге, дүләнә, мәтрүшкә төнәтеп эчегез. Тик үләннәр белән сак эш итегез, чөнки кайбер кешедә аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Минераль су белән ингаляция ясауның да тын юлларына файдасы зур. Сулыш алу иркенәйгәч, организмга кислород җиңелрәк үтеп керә. Мунча Уртача һәм авыр формада авыручыларга кайнар мунчага, саунага керү тыела. Терелгәч тә, өч ай дәвамында керергә киңәш ителми. Тәнне туңдыру да, кайнарлату да зыянлы. Хәтта эчемлекләрне дә эчәр алдыннан суытырга кирәк. Кайнар һава сулагач, вирус бөтен организмга таралырга мөмкин. Төрле майлар кулланып аркага массаж ясау, киресенчә, файдага булачак. Аркага әледән-әле суккалап алганда тын юлларыннан какырык җиңелрәк бүленеп чыгачак. Хәрәкәт Күбрәк йөрергә тырышыгыз. Көн матур, җилсез, аяз икән паркта, урманда йөрергә була. Ярты сәгать кенә җәяү йөрүнең дә үпкәгә файдасы зур. Япония һәм Америка галимнәре фикеренчә, урманда йөрү депрессиядән чыгарга ярдәм итә, кәефне күтәрә, хәтерне яхшырта, иммунитетны ныгыта, арып кайтканнан соң йокы да яхшыра. Стресс Стресс, борчылу тернәкләнүне тоткарлый. Озакка сузылган киеренке халәт кан оешуга һәм кан тамырлары кысылуга китерә. Үзегезне тынычландырырга өйрәнегез. Телевизордан, гаджетлардан начар хәбәрләр, яңалыклар җиткерүче тапшырулар карамагыз. Яхшы, позитив фильмнар, матур әдәбият кәефне күтәрәчәк. Күңелгә рәхәтлек, тынычлык бирүче танышлар, дуслар, туганнар белән сөйләшегез. Йокыны җайга салырга тырышыгыз. Бер үк вакытта йокларга ятыгыз, кичтән урамда йөреп керергә мөмкин.





Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Рустам Минниханов принял участие в презентации нового Производственно-учебного центра Ростех в Татарстане





Москва

Главный врач клиники "Мегастом", стоматолог Владимир Лосев: в каком возрасте оптимально устанавливать брекеты


Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Татарстан

Рустам Минниханов принял участие в презентации нового Производственно-учебного центра Ростех в Татарстане



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Deep Purple

Deep Purple — The Well Dressed Guitar




Спорт в Татарстане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Игры БРИКС-2024: у России 507 медалей, из которых 264 - золотые

Шпажисты из Звенигорода завоевали 4 золотые медали на играх БРИКС

Росгвардия выполнила задачи по обеспечению безопасности Международного мультиспортивного мероприятия «Спортивные игры стран БРИКС» в Казани


Уимблдон

Даниил Медведев представил форму, в которой выступит на Уимблдоне



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Татарстан

Росгвардия выполнила задачи по обеспечению безопасности Международного мультиспортивного мероприятия «Спортивные игры стран БРИКС» в Казани



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России