Бер көндә коронавирустан меңгә якын кеше прививка ясаткан
![Бер көндә коронавирустан меңгә якын кеше прививка ясаткан](https://tatar-inform.tatar/attachments/7c5eb8c9aa45ac60fb15126e3d1c52e3510198f1/store/fill/780/440/9e9b35c0f1baa41db69b8115856934b4a113060d22322202a874f063b81e/MZH_1883.jpg)
(Казан, 19 гыйнвар,«Татар-информ», Эвелина Киселёва). Кичә Татарстан медицина хезмәткәрләре республиканың 995 кешесенә Covid-19 коронавирусыннан вакцина ясаган. «18 гыйнварда вакцинацияләүнең беренче этабын 728 кеше, икенче этапны 267 кеше узды», — дип сөйләделәр «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Татарстанда «Спутник V» прививкасын барлыгы республиканың 5 906 кешесенә ясаганнар. Шул ук вакытта препаратның икенче дозасын 1289 вакцинацияле кеше алырга өлгергән.
Татарстанда Covid-19дан күпләп вакцинация дүшәмбе көнне, 18 гыйнварда башланды. Хәзерге вакытта республикага 13,4 мең доза «Спутник V» комплекты килгән, шул исәптән 1,1 меңе — узган атна азагында. Төбәк алган вакциналарның 43,9 проценты инде файдаланылган, диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның тагын 11 медицина учреждениесендә коронавирустан вакцина ясый башлаячаклар.