Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Казани
Казань
Май
2022

Мәскәүдә Ренат Ибраһимов белән хушлаштылар: «Бөтен дөньяда аның белән горурландылар!»

0
Мәскәүдә Ренат Ибраһимов белән хушлаштылар: «Бөтен дөньяда аның белән горурландылар!»

Кичә 19.01 сәгатьтә җырчы, композитор һәм продюсер, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимовның йөрәге тибүдән туктады. Бүген Мәскәүдә татар халкының мәшһүр шәхесе белән хушлаштылар. Татар җырчысы белән хушлашу мәрасиме Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә узды.

Чарага артистның иҗатын яратучы йөзләгән кеше килгән иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән венок китерделәр. Рөстәм Миңнеханов, үзе һәм республика халкы исеменнән, Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана Ибраһимованың кайгысын уртаклашып, Хөкүмәт телеграммасы җибәрде.

«Иҗаты Татарстанның гына түгел, ә бөтен илнең казанышына әверелгән якты шәхес һәм талант иясенең арабыздан китүе белән килешүе кыен.

Ренат Ибраһимов югары сәхнә мәдәниятенә һәм артистларга хас сөйкемлелеккә ия кеше. Табигать Ренат Ибраһимовка беркемнеке белән дә бутап булмый торган гаҗәеп тавыш бүләк иткән.

Ренат Ибраһимов безнең күңелләрдә, җырчының талантына баш иючеләрнең йөрәкләрендә тулы бер чорның символы, югары сәнгать һәм үзе сайлаган эшкә тугрылык үрнәге булып калачак.

Сезнең һәм Ренат Ислам улының иҗатын яратучы һәркемнең зур кайгысын уртаклашабыз. Бу кыен көннәрдә Сезгә көч һәм ныклык телибез», - дип әйтелә Рөстәм Миңнеханов телеграммасында.

Ренат Ибраһимовны соңгы юлга озату чарасында катнашкан кешеләрдән – РФ Диния нәзарәте матбугат хезмәте, ТНВ каналы журналисты Динә Газалиева һәм Мәскәү татарларының Штабы хезмәткәрләреннән килеп ирешкән хәбәрләр нигезендә, мәчеттә әйтелгән фикерләр белән «Интертат» укучыларын таныштырабыз.

Артистны соңгы юлга озату чарасында беренчеләрдән булып Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин мөрәҗәгать итте.

- Мәет үкенечсез булмый. Ренат Ибраһимов кебек шәхеснең китүе - безнең милләтебез, мөселман өммәтебез, Россия һәм Совет җыр культурасы өчен зур югалту булды.

Миңа кардәшем Ренат Исламовичның хатирәләре кадерле. Без даими очраша, уртак чараларда катнаша идек. Мәскәү Җәмигъ мәчете мәдрәсәсенең 30 еллыгын билгеләп үткәндә Ренат Ибраһимовның «Юл» җырын башкаруын беркайчан да онытмам. Аның җыры – йолдызларга, күккә илтә торган юл. Сәхнәдә харизматик, әмма шул ук вакытта тыйнак һәм кайвакыт бераз оялчан, тик шулкадәр киң күңелле һәм йолдыз кебек балкучы Ренат Ибраһимов басып тора.

Аңа мөрәҗәгать иткәч, ул беркайчан да безнең чараларда катнашудан баш тартмады. Бәйрәмнәргә килде һәм башкалар белән бергә намаз укыды, - диде Равил Гайнетдин.

Россиянең төзелеш торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Ренат Ибраһимовның иртә китүе бик үкенечле булуын әйтте.

– Күңелдә иң якты хатирәләр генә калачак, - диде ул.

 

Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Ренат Ибраһимовның җырлары Россия солдатларына сугышчан рух бирүен әйтте.

- Ренат абый теләсә кайсы яшьтәге кешенең рухын күтәрә ала иде. Аның җырлары, репертуары дистәләгән еллар буе яшьләрне бөек төзелешләргә күтәрде, безгә ватанны, ата-ананы, якыннарны яратырга өйрәтте. Ул безне ватанны якларга этәргеч бирде.

4 ноябрьдә безгә бергә Сүриядә булырга туры килде. Ренат Исламович җырлап җибәргәч, өч йөзләп сугышчы торып басты. Алар аны басып тыңлады. Ренат Ибраһимов солдатларның сугышчан рухын күтәрде.

Соңгы елларда ул, нәрсәдер сизенгән кебек, күбрәк иҗат итәргә, яңа альбомнар чыгарырга ашкынды. Киләсе буыннарга бай мирас калдырганы өчен рәхмәт аңа, - диде Равил Әхмәтшин.

Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев Ренат Ибраһимовны якын кешесе булганын әйтте.

- Ике атна ярым элек кенә ул безнең ифтарда булган иде. Без аралаштык, аннан интервью алдык. Ренат Ибраһимов минем өчен якын кеше иде. Без аның белән 1979 елдан бирле аралаштык. Иң мөһиме – анда татар рухы, миллилек һәм иман бар иде. Ул татар халкының горурлыгы булды, ә Мәскәүдә бер татарга карап бөтен милләткә бәя бирәләр. Без бик кайгырабыз. Туфрагы җиңел булсын. Безнең аңа багышлаган догаларны Аллаһы тәгалә кабул итсен, - диде Рөстәм Ямалиев.

Тарифлар буенча федераль хезмәт җитәкчесенең киңәшчесе, Ренат Ибраһимовның гаилә дусты Ренат Байгузин якты истәлекләре белән уртаклашты.

- Без аның белән утыз елдан артык аралаштык, гаилә дуслар идек. Безнең исемнәр дә бер үк. Ул «Газпром» оешмасына мәдәният идарәсе җитәкчесе булып килгәч, без бергәләп театрларга ярдәм иттек, чит илләргә йөрдек.

Ренат Ибраһимов йокыдан бик иртә торырга гадәтләнгән иде. Диңгезгә баргач, тамагын диңгез суы белән чайкарга ярата иде. Ул бик яхшы һәм якты кеше булды. Кызганыч, аның кебекләр аз. Дистәләгән елларда минем бер мәртәбә дә аның кемгә булса да тавыш күтәргәнен, ачуланышканын, үпкәләгәнен күргәнем булмады. Ул һәрвакыт позитив иде. Сәхнәдә җырларын ничек елмаеп башкарса, ул тормышта да нәкъ шундый иде. Ренат Ибраһимов минем күңелдә шундый булып калачак, – диде Ренат Байгузин.

Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев та сүз алды.

- Ренат Ибраһимовны Татарстанда да, Советлар Союзында да, Россиядә дә бар кеше яратты. Бөтен дөньяда аны ничек яраттылар! Без аның белән Кубада булган чакта бөтен дөньядан җыелган яшьләр аның җырларын сокланып тыңлады. Ренат һәрвакыт башкалардан аерылып торды. Бөтен дөньяда аның белән горурландылар һәм горурланачаклар да! Якты истәлек сиңа, Ренат, - диде Шамил Агеев.

Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана Ибраһимова хушлашу мәрасимен оештыручыларга һәм хушлашырга килгән кешеләргә рәхмәтен белдерде.

- Ул гаҗәеп, акыллы, тәртипле кеше иде. Иремне соңгы юлга озату чарасын оештыручыларның барысына да олы рәхмәтемне белдерәм. Алар бу эшне үз өсләренә алып, гаиләгә җиңеллек китерделәр. Ирем белән бәхилләшергә килгән кешеләргә дә рәхмәт әйтәм, - диде Светлана Ибраһимова.

Җеназа намазын Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Равил хәзрәт Гайнетдин укыды. Артист Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендәге Волков зиратында мөселманнар өчен билгеләнгән участокта җирләнәчәге хәбәр ителде.

 

Ренат Ибраһимовның «Татар-информ» архивындагы соңгы фотоларының берсе. 

Фото: © Абдул Фархан

  • Ренат Ибраһимов турында фикерләр: «Ренат Ибраһимов «затлы татар» статусын тота белде»
  • «Мөмкинлек булганда үрчергә кирәк»: Ренат Ибраһимовның интервьюларына күзәтү
  • Ренат Ибраһимов белән интервью: «Секс – ул татар сүзе, нәсел дәвам итүнең чиксезлеген аңлата»




Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов поздравил татарстанцев с праздником Каравон





Москва

На Мальдивы – без лишних трат


Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Татарстан

Минниханов поздравил татарстанцев с праздником Каравон



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Концерт

Концерт «Вселенная Depeche Mode» в исполнении концертного симфонического оркестра




Спорт в Татарстане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

УНИКС проиграл ЦСКА

В Казани представители Росгвардии приняли участие в расширенном заседании Межведомственной комиссии по организации отдыха детей и молодежи

В Кемерове химики провели масштабный благотворительный забег «Цепная реакция»


Андрей Рублёв

Абсцесс остался позади // Андрей Рублев первым из игроков топ-10 вышел во второй круг



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Суд Москвы продлил арест трем адвокатам Навального по делу об экстремизме



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России