Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Казани
Казань
Май
2024

Чаллыда ялгыз бабай үзенә яңа гаилә эзли

0
Чаллыда ялгыз бабай үзенә яңа гаилә эзли

Анатолий Малов Чаллы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яши һәм үзенә якын булган кешеләрне табарга тели. 75 яшьлек ялгыз бабай монда Алабугадан килгән. Ул – «Өлкән кеше өчен яңа гаилә» программасында катнашырга теләк белдергән сирәк пенсионерлар арасында, чөнки андыйлар аз.

Якын кешеләр, табылыгыз

Анатолий Иванович Чаллы янындагы Боровецкое авылында туган. 8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң Чистай техникумына укырга кергән. Аннары аны армиягә алалар, анда ул автомобиль гаскәрләрендә хезмәт итә. Туган шәһәрендә автотранспорт предприятиесендә эшли, карьерасы дәвамында дежур механиктан алып колонна җитәкчесе вазифасына кадәр үсә. Аның 40 елдан артык хезмәт стажы бар.

Аерылышкан хатыны турында бик җылы итеп искә ала. Уллары турында да сагынып сөйли.

– Ике улымны югалттым, аларны авыру алды. Кечесе 24 яшендә вафат булды. Яңа ел бәйрәмендә шәһәр мэриясе янындагы чыршыга бардык. Суык иде, башлык та кимәгән иде, салкын тидерде. Хастаханәдә «менингит» диагнозын куйдылар. Аны реанимациягә алдылар, шунда аңсыз рәвештә туган көнен каршылады. Иске Яңа елда кыз сорарга барырга җыенган идек. Өлгермәделәр. Олы улым 31 яшендә үлде, үпкәләренә салкын тидерде. Кызганыч, оныклар, оныкчыклар белән сөендерергә өлгермәделәр, – ди пенсионер.

Ул икенче тапкыр өйләнмәгән, инде 20 елдан артык ялгыз. Элек Чаллыда «молосемейка»да яшәгән, 2015 елда җыйган акчасына Алабугада бакчалы фатир сатып алган.

– Бакчада вакыт уздырырга яратам. Участогымда помидор, бәрәңге, көнбагыш утырта идем. Уңышым белән күршеләрем белән дә бүлешә, Алабугадагы интернат-йортка алып бара идем. Участокта мунча, тавык абзары бар. Яңа гаиләдә дә мин бакчада эшләргә ярдәм итәр идем, – ди Анатолий Малов.

Бабайның яраткан шөгыле дә бар – кроссвордлар чишү. Аның башы яхшы эшли, сүзлек запасы да зур, дип сөйли аның турында интернат-йорт хезмәткәрләре. Ир-ат аралашучан, сөйләшергә ярата. Аның икенче төркем инвалидлыгы бар, аяклары авырта. Әмма ул үз-үзен карый ала.

– Татарстан һәм Россия буенча таралган ерак туганнарга мәҗбүриләп керергә теләмим. Мине якыны кебек кабул итә алачак чын гаиләм булуын телим. Картлыгымны уртак көнкүреш, бәйрәмнәре булган якын кешеләр арасында үткәрү турында хыялланам. Кайгыда да, шатлыкта да бергә булырга. Минем өчен дә якын кешеләр табылыр дип өметләнәм, – ди Анатолий Иванович.

Күченергә теләмиләр

Интернат-йортта Анатолий Малов турында яхшы сөйлиләр. Әлбәттә, холкы бар. Шул ук вакытта бабай игелекле, тырыш, диләр

– Анатолий Иванович кебек өлкән яшьтәге кешеләр үзенә гаилә табуны сорап бик сирәк мөрәҗәгать итә. Гадәттә, әби-бабайлар интернат-йортта калырга тели. Алар яңа урынга җиңел генә ияләшә алмый. Алар инде монда ияләнгән, күршеләрен һәм персоналны яхшы беләләр. Кайвакыт олы яшьтәге ата-аналарның балалары мөрәҗәгать итә. Ялгыз әти-әниләре өчен дус әби яки бабай табуны сорыйлар, – ди Чаллыдагы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортның социаль эш буенча белгече Алия Абдуллина.

Бүгенге көндә интернат-йортта Чаллы, Түбән Кама, Тукай, Минзәлә, Алабуга районнарыннан 58 кеше яши. Өлкәннәр, инвалидлар картлар йортын Татарстандагы учреждениеләр арасыннан үзләре сайлый ала. Анда яшәүчеләрнең уртача яше – 70-75 яшь, ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк. 50 яшькә кадәргеләр – 7 кеше. Күпчелек очракта алар – инвалид ялгыз пенсионерлар.

Гаиләгә кабул итү шартлары

Татарстанда «Өлкән кеше өчен яңа гаилә» программасы 2017 елдан бирле эшли. Анда катнашу өчен кайбер шартларны үтәргә кирәк.

– Программада катнашу өчен, кабул итүче як билгеле бер таләпләрне үтәргә тиеш: кандидатлар пенсионер булмаска, безнең республикада яшәргә, өлкән яшьтәге кешенең гаилә әгъзалары булмаска тиеш. Аларның 1 кешегә туры килгән торак мәйданы 15 квадрат метрдан ким булмаска, пенсионер өчен аерым бүлмә булырга, соңгы 6 календарь айда гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булмаска тиеш – 2024 елда Татарстанда ул 14 317 сум тәшкил итә. Хөкем ителмәү, алкоголизм, наркомания, йогышлы авырулар, туберкулез һәм башкалар кебек хроник авырулары булмау да шарт, – дип аңлатты «Доверие» КЦСОН директоры урынбасары Лилия Вәлиева.

Әгәр карар гаилә файдасына кабул ителсә, өлкән яшьтәге кеше яңа урында 30 көнгә – сынау срогы буларак урнаша ала. Әгәр ошаса – калачак, әгәр ошамаса, кире интернат-йортка кайтачак.

– Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаиләгә ай саен акчалата түләү билгеләнә: III төркем инвалидлыгы булганнарны һәм инвалидлыгы булмаганнарны алган өчен – 6 мең сум, II төркемдәгеләрне – 8 мең сум, I төркемдәгеләрне – 10 мең сум. Шулай ук пенсионерның пенсиясенең 75 проценты да гаиләгә биреләчәк, – ди Лилия.

Анатолий Ивановичны гаиләгә алырга теләүчеләр 8(8552)71-39-09 телефоны буенча «Доверие» үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

«Челиниские известия» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Ольга Степанова





Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

«Это дань глубокого уважения хлеборобам»: поздравление Минниханова с Сабантуем





Москва

УЗИ и КТ при диагностике урологических заболеваний: что выбрать


Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Татарстан

Минниханов потребовал от глав районов привести парки в нормативное состояние



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Песня

В Тургиново состоялся первый концерт Всероссийского фестиваля-марафона «Песни России» Надежды Бабкиной




Спорт в Татарстане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Ставропольский прыгун в воду Евгений Кузнецов остался без личной медали в Казани

В стиле БРИКС: кого из звезд болельщикам ждать на Играх в Казани

В Казани прошла гонка на лыжероллерах


Александр Зверев

Алькарас стал победителем "Ролан Гаррос", обыграв в финале Зверева



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Казань

11 медалей завоевали подмосковные спортсмены на чемпионате России по прыжкам в воду



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России