Главные новости Казани
Казань
Ноябрь
2024
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Вахит Имамов «Мәдәни җомга»дан китә: «Мин шуны беләм: миннән соң роман гына кала»

0

Вахит абый, нишләп китәргә булдыгыз?

Беренчедән, мин инде 70 яшемне тутырдым. Зарланып әйтүем түгел, картайдым, димим. Газета бик нык энергияне «ашый», ә мин – роман язарга тиешле кеше. Мин моны төрле яклап аңлатып бирә алам. Мисал өчен, Татарстанда Пугачев восстаниесен минем кадәр өйрәнгән бер кеше дә юк. Мин – бердәнбер. Архивларга йөреп, 12 ел гомерем үтте. Мин бик күп мәгълүмат тупладым. Аларны язарга кирәк. Мин аңлыйм, газетаны да чыгарырга кирәк, тик матбугатның бер ягы бар: аны бүген укыйлар, ә иртәгә онытыла. Ул хәтердә калмый. Әле укучысы буламы? Мин чыгарган газетаны егылып укып баралар, дип уйламыйм. Гәрчә, үземә һәм үземнең хезмәткә мин бәя бирә беләм. Эчтәлеге ягыннан бүген «Мәдәни җомга» белән бер рәттән куя алырлык бер газета да юк. Газетага мәгълүмат эзләр өчен минем бик күп вакыт китә. Өйгә кайткач роман яза алмыйм.

Мин октябрь аенда Мәсәгут Гомәров турында роман яза башладым. Кукмара районының Пычак авылыннан чыккан кеше Пугачев восстаниесе вакытында полковник дәрәҗәсенә ирешкән, язмышы бик тә кызганыч. Моны мин генә ачыкладым. Роман язуның нинди җен икәнен башка кеше аңлый алмый. Мин эштән кайтам, төнге 12гә кадәр роман язам, иртәнге 6да эшкә киләм. Җитәкчелеккә, минем урынга кеше эзләгез, дидем. Ркаил Зәйдуллага (авт. – Татарстан Язучылар берлеге рәисе) да әйттем. «Юк бит», – дисәләр дә, миңа китәргә кирәк.

Мин язмасам, Мәсәгут Гомәровны беркем дә язмый, мин язмасам, Бәхтияр Канкаевны беркем дә язмый. Татар милләтендә андый кеше юк. Бу – мактанып утыру түгел. Мин архивларда йөрдем, ә бүген бер кеше дә алай архивларда утыра алмый, мине кабатлый алмый. Ни сәбәпле? Бүген архивка керү өчен акча кирәк. Бүген моның өчен бер иганәче дә табылмый. Мәсәлән, студентка архивта утыру өчен кем акча бирсен?

Мин шуны беләм: миннән соң роман гына кала. Минем романнарны 30 елдан соң да укыячаклар. Газетаның берәр номерын 30 елдан соң укырлармы? Шуңа миңа бит җитди рәвештә язарга кирәк. Минем йөкләнеш зур, шуңа минем өчен иң яхшысы – китү.

Сез хәзер өйдә роман язып утырырга гына җыенасызмы?

Юк, мине «Казан утлары» журналына күчерәләр. Мин баш редактор Рөстәм Галиуллинның икенче урынбасары булып эшли башлыйм. Мин бит үзем дә – журнал чыгарган кеше. Мин 10 ел «Мәйдан» журналын чыгардым. Яшерәсе юк, анда эшләгәндә җиңел иде. Ул вакытта романнарны да җайлы гына яза идем. Анда йөкләнеш сизелмәде. Ә соңгы 5 елда мин бер әйбер дә язмадым. Ничек инде алай? Мин – бик сирәк язучыларның берсе. Мин дә язмасам... Мәхәббәт романнары бик күп, ләкин тарихи роман түгел. Татар милләте горурлана торган, тукта, безнең бит шундый баһадирлар, батырлар булган, дип уйландыра торган романнар кирәк. Ике күзе чокып чыгарылган Мәсәгут Гомәров тагын кемдә бар? Аны ат койрыгына тагып сөйрәп баралар, тотып яралар, аякка бастыралар, ә ул җәлладның битенә төкерә. Аннан сукыр килеш сөргенгә җибәрәләр. Татардагы буйсынмау бу. Пугачев баш күтәрелешендә башка андый батыр юк. Шуңа мин язарга тиеш.

Сез «Мәдәни җомга»да ничә ел эшләдегез?

10 ел. Һәр әйбернең үз вакыты, мин сизәм бит аны.

Үзегезнең урында нинди кешене күрергә телисез?

Үзем турында мин бик югары фикердә диярләр инде, ләкин минем урынга лаек кеше табылуга мин бик шикләнәм.

Бу 10 елда «Мәдәни җомгада» нинди төп казаныш булды?

Миңа күрешкәндә дә, шалтыратып та күп кеше рәхмәт әйтә. Ни өчен? Син Казанга килгәч, без татар тарихын белә башладык, диләр. Мин Казанга килүгә үк татар тарихын бик күп чыгара башладым. Чаллыда вакытта сәяхәтләргә йөрдем, тик максатчан рәвештә түгел. Монда Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин белән бергә йөри башладык, бөтен Башкортстанны гизеп чыктык. Йөри торгач, күз ачыла бара. Бик күп авылларда булдык. Күбесен йөри-йөри эзләп таптык. Урал якларына: Чиләбе, Магнитогорск, Екатеринбургка кадәр барып җиттек. Кайсы авылда, кайсы районда татарлар яшәвен аңлый, белә башладым. Шулай итеп, үзеңнең дә колач, офык киңәя. Бу йөрүләр чыннан да файдага булды. Барып күргәч, фикерләр бөтенләй үзгәрә.

Мин дә мәңгелек түгел. Миңа Аяз абый, күрешкән саен: «Вахит, 60ка кадәр язып кал», – дип гел тукый иде. Ул сүзләр гел искә төшә. Ә миңа инде 70 тулды. Ялгыш мин китеп барсам? Мин казыганны, чокыганны башка чокып булмый, бу – физик яктан мөмкин түгел, кызганыч. Якын киләчәктә үз эземнән барасы кешеләрне күрмим.

Күпме кешебез каһарман булган, батырлыклар кылган, аларны ничек кенә җәзаламаганнар. Без аларның берсен дә язмыйбыз, ә башкортлар яза. Роман артыннан роман чыга. Безнең көчле милләт икәнне исбатларга кирәк. Газетада мин моны исбатладым, хәзер роман язып исбатларга исәп.

Димәк, сездә якын киләчәктә романнар көтеп калабыз.

Мәсәгут Гомәров турындагы романны мин язга тәмамларга тиеш. Аннан – Бәхтияр Канкаев. Аны татарлар гомумән белми. Миңа язып бетермичә үләргә ярамый.

Вахит абый, уңышлар Сезгә!





Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов присудил премии за вклад в развитие институтов гражданского общества





Москва

Обзор автомобиля «Москвич» 3


Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Татарстан

Минниханов встретился с митрополитом Московским и всея Руси РПСЦ Корнилием



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Виктор Цой

Vladey выставит на торги рисунок Цоя 2 ноября




Спорт в Татарстане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Донские шахбоксеры успешно выступили на чемпионате мира в Ереване

«Внутренняя кухня»: Никитин после победы в Казани оценил подсказки Радулова

Игры БРИКС в Казани подтвердили потенциал России для проведения крупных спортивных мероприятий


Мария Шарапова

Познер о включении Шараповой в Зал славы: «Представители тенниса умнее и дальновиднее своих коллег по другим видам спорта»



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Киев

В Киеве заявили, что план Зеленского — это «письмо мальчика Вовы Санта-Клаусу»



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России