Главные новости Казани
Казань
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Егетне эчертеп, салкында үләргә калдырган»: Пассажирларын агулаган таксист хөкем ителә

0

«Исерекләрне эзләгән, йокы даруы белән агулаган һәм талаган»

Казанда Самарада туган 56 яшьлек таксист Юрий Зубрилин эше буенча процесс башланды. Аны талауда, ялган документлар ясауда, үтерү омтылышында һәм табыш алу нияте белән кеше үтерүдә гаеплиләр.

Судта ир-ат үзен бик тыныч тота. Процесс башында ук адвокаттан баш тартуы һәм үзен үзе яклаячагы турында белдерә. Юридик хезмәтләр өчен түләргә акчам юк, дип әйтә.

«Гаризаны кире кагуыгызны сорыйм, чөнки гаепләнүче мәктәпнең 10 сыйныфын тәмамлаган һәм юридик белеме юк, ул үзе үзен яклый алмаячак», – дип үз фикерен белдерә ТР Прокуратурасының җинаять-суд идарәсе дәүләт гаепләүчеләре бүлеге өлкән прокуроры Яна Подольская.

Суд гаепләнүченең үтенечен кире кага һәм Яна Подольскаядан гаепләүне игълан итүен сорый.

Тикшерү фикеренчә, 2022 елның маеннан 2023 елның гыйнварына кадәр Зубрилин «ничек баерга» дигән уйлар белән яши. Ул бөтен Россия буйлап клиентларга хезмәт күрсәтүче иң эре такси челтәрләренең берсендә эшли. Юрий Зубрилин план уйлап таба: исерек клиентларны сайлап алырга һәм аларга көчле йокы даруы салынган су тәкъдим итәргә.

Ул психик тайпылышы булган һәм көчле дарулар кулланган дустына мөрәҗәгать итә. Аны йокысызлыктан интегүенә ышандыра. Дусты аңа көчле тәэсирле 5 төймә дару бирә.

«Зубрилин таблеткаларны үз корбаннарына физик һәм психик йогынты ясау, аларны аңсыз хәлгә кертү максатыннан корал буларак кулланган», – дип аңлатты дәүләт гаепләүчесе.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Яшүсмергә аракы тәкъдим итә, ә тегесе йоклап киткәч, машинадан ташлап калдыра»

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның февралендә Зубрилин сулы шешәдә берничә дару эретә. Такси машинасы белән Профсоюз урамындагы төнге клубларның берсе янына килеп туктый һәм көтә башлый. Төнге сәгать бердә аңа ир кеше мөрәҗәгать итә һәм аны өенә кадәр илтеп куюын сорый. «Кайгыртучан» йөртүче тәкъдим иткән шешәдән су эчкәч, клиент йокыга тала, шуннан соң Зубрилин аның 34 мең сумлык телефонын ала. Зубрилин йоклаган пассажирны берничә сәгать буе шәһәр буйлап йөртә.

Машинада йоклап ятучы пассажир булуга карамастан, Зубрилин икенче корбанын эзли башлый. Ниндидер мизгелдә машинага аның танышы утыра, дусты таксистның җинаятьләре турында берни дә белми. Ул да аңын югалткан клиент белән бергә арткы утыргычта утыра, бераздан ул да йоклап китә.

Зубрилин пассажирлары белән Бауман урамына китә, анда аңа илтеп кую үтенече белән тагын бер хатын мөрәҗәгать итә. Таксист аңа карата да шул ук схеманы куллана: аңа агулы су эчерә һәм 30 мең сумлык телефонын, 90 мең сумлык алтын чылбырын һәм 16 мең сумлык сәгатен салдырып ала.

Хатын аңына килгәч, Зубрилин аны машинадан төшерә. Аның беренче клиенты әле һаман да уянмаган була. Шуннан соң, иптәшен уятып, Зубрилин аның белән бергә клиентны машинадан сөйрәп чыгара да аны өе янында калдыра. Нәтиҗәдә, ир-ат, көчле тәэсир итүче препарат һәм этил спирты белән агуланудан подъездда үлә.

Гыйнвар аендагы икенче бер кичтә Зубрилинга яшүсмер мөрәҗәгать итә һәм аны өенә кадәр илтеп куюны сорый. Соңрак ачыкланганча, егеткә 17 яшь була. Таксист аңа аракы эчәргә тәкъдим итә, аңа алдан ук йокы даруы кушкан була. Егет ризалаша, эчә һәм аңын югалта. Зубрилин аңардан 6 мең сумлык кесә телефонын ала һәм кышкы ботинкаларын салдыра. Кышкы салкын көндә ул үсмерне Константиновка бистәсендә машинасыннан ташлап калдыра. Аңына килмәсә, үсмер туңып үлгән дә булыр иде. Бәхеткә, егет аңына килә, кешеләр янына барып, ярдәм сорый. Бу эпизод хәзер үтерү омтылышы буларак тикшерелә.

«Ялган паспорт белән эләгә»

Күпмедер вакыт Юрий Зубрилин җинаятьләре өчен федераль эзләүдә була. Ул күрше Марий Эл пансионатларының берсендә яшеренергә тырыша. Анда яшәгәндә, кемнеңдер югалган паспортын таба, аңа үз фотографиясен ябыштырып куя. 2023 елның августында аны урамда документларны тикшерү өчен полиция хезмәткәре туктаткач, Зубрилин аңа ялган паспорт күрсәтә. Аны ялган документлар ясаган өчен тоткарлыйлар, ә тикшерү вакытында аның башка җинаятьләр өчен эзләүдә булуы ачыклана.

Суд Зубрилинны тикшерү изоляторында тоту вакытын тагын ярты елга озайтты, киләсе утырышта суд зыян күрүчеләрне һәм шаһитларны тыңлаячак.

Зубрилин рәсми рәвештә беркайда да эшләми, Татарстан районнарының берсендә яшәүче инвалид әнисенең опекуны булып тора. Элегрәк ул инде урлаулар өчен хөкем ителгән булган, гаиләсе юк – хатыны белән аерылышкан, баласы инде күптән үскән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Зубрилинның психик сәламәтлеге белән зур булмаган проблемалары бар, әмма ул үз акылында дип танылган.

«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Дмитрий Шатров





Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов провел в Москве заседание Совета Ассоциации инновационных регионов России





Москва

Компания ICDMC стала “Выбором потребителей” в 2024 году


Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Татарстан

Минниханов и губернатор Запорожской области подписали соглашение о сотрудничестве



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Жанна Бичевская

80-летняя Жанна Бичевская призналась в прямом эфире: «Счастья нет»




Спорт в Татарстане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Спортсмен из Фрязина стал призером всероссийских соревнований по плаванию

ЦСКА одержал победу над УНИКСом в напряженной игре Единой лиги ВТБ

Люберецкий «Спартак» стал чемпионом регионального турнира «Кубок Казани»


WTA

Гауфф выиграла Итоговый турнир WTA - 2024



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Здоровье

Доктор Садыков рассказал, чего нельзя делать перед общими анализами



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России