Добавить новость
Главные новости Казани
Казань
Апрель
2025

Кариев театрында репетицияләр: «Безнең Җәмил бит бу!» яки Патриотизмга буыннар карашы

0

Кариев театрында махсус хәрби операция темасын яктыртан «Позывной «Татарин» спектакленең репетицияләре бара. Бу темага спектакль чыгарырга җыенуы турында Ренат Әюпов Кариев театрының яңа сезонына багышланган матбугат конференциясендә үк әйткән иде. Ниһаять, театр яңа спектакль турында беренче хәбәрләрне ирештерде. «Спектакльнең максаты – балаларда туган илгә карата патриотик хис тәрбияләү, илне саклауга сакчыл караш булдыру. Сценограф – Булат Ибраһимов, драматург – Җәмил Сәлимгәрәев, режиссер – Ренат Әюпов», – дип, беренче хәбәрләрне чыгарган театр үз аккаунтларында.

«Бәй, безнең Җәмил түгелме соң бу?» – дип уйлап куйдым хәбәрне күргәч. Әйе, дөрес икән, Кариев театры, чыннан да, «Татар-информ» журналисты Җәмил Сәлимгәрәев пьесасы буенча спектакль чыгара.

Җәмил Сәлимгәрәев – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының рус редакциясе журналисты. Россия Ислам университетының журналистика бүлегендә читтән торып белем ала.

Җәмил Сәлимгәрәев: «Әйе, бу – минем дебют эшем. Мин, автор буларак, үземә артык игътибар булуын теләмәс идем. Чөнки спектакль, беренче чиратта, барыбер режиссер эше, режиссер карашы, аның дөньяга әйтәсе сүзе. Ә эшләп карарга Рәмис абый Латыйпов (2025 елның февраленә кадәр «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире) тәкъдим итте, мине театр белән тоташтырды. Чөнки бу тема миңа таныш. Күңелдә йөргән сюжет та бар иде. Ренат абый белән озак әңгәмәләрдән соң әсәр кат-кат язылды, һәм беренче вариант нык кына үзгәрде. Алга таба да драматургия – миңа кызыклы жанр. Әмма аның өчен бик күп теория үзләштерәсе бар әле. Камал театры да яшь драматурглар, инсценировка ясаучылар өчен дәресләр үткәрәчәк, дип ишеттем – андый мөмкинлек булса, өйрәнер идем».

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов – авторлар мәсьәләсендә иң эзләнүчән режиссер, көтелмәгән авторлар – кызыклы драматурглар, рәссамнар, композиторлар белән экспериментлар ясарга яратуы билгеле.

Театрда, әйтик, танылган прозаик Камил Кәримовның «Шай-бу! Шәй-бу!» пьесасы, Рәмис Латыйповның «Җырлап яшик!» пьесасы буенча комедияләр бара. «Тау битендә Сабантуй» спектакленең пьеса авторлары – Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Ренат Абянов һәм Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов иде. Яшь рәссамнар да беренче адымнарын биредә атлый. Ягъни, «ТЮЗ» – яшь тамашачы гына түгел, яшь авторлар да.

Спектакльнең рәссамы – Булат Ибраһимов. Шушы көннәрдә ул үзенең сәхнә бизәлеше һәм костюмнар эскизларын тәкъдим иткән. Булат – Татарстан театрларында иң актив эшләүче рәссамнарның берсе.

«Позывной «Татарин» спектакленең премьерасы 23-24 май көннәрендә көтелә.

Бу спектакльне Кариев театры директоры буларак беренче сезонын эшләүче Илнур Гайниевның (2024 елның сентябренә кадәр Минзәлә театры директоры иде) беренче эше дип кабул итәргә мөмкин.

Димәк, Ренат Әюпов, Илнур Гайниев, Җәмил Сәлимгәрәев һәм Булат Ибраһимов патриотизм турында җитди әңгәмәгә чакырачак.







Президент Татарстана Рустам Минниханов





Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России