Добавить новость
Главные новости Казани
Казань
Апрель
2025

Учак ягу тыела! Ел башыннан Татарстанда ут чыгу 20 тапкырга арткан

0

Ел башыннан Татарстан территориясендә 193 термик нокта һәм урманнар янындагы җирдә ут чыгуның 162 очрагы теркәлгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, аномаль һава торышы шартлары аркасында, термик нокталар саны 21 тапкыр, ә ут чыгулар саны 20 тапкырга күбрәк. Бу хакта республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

«Бүген Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә керде. Ул янгыннар куркынычын киметү, халыкның һәм республиканың табигый ресурслары иминлеген тәэмин итү өчен кертелә», – диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов.

Аның сүзләренчә, республика урманчылары көчәйтелгән эш режимына күчте. «Без Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсендәге хезмәттәшләребез кебек үк, янгын куркынычы вазгыятен күзәтүне көчәйтәбез. Тулаем алганда, ут чыгу турында хәбәрләргә оператив алыну өчен, көчләрнең һәм янгын сүндерү чараларының тулы әзерлеге тәэмин ителде», – диде Илгизәр Зарипов.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда тыела:

- Учак ягу, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру;

- Урман һәм ландшафт янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балалар ялы һәм аларны савыктыру оешмалары территорияләрендә, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектларында янмый торган махсус савытларда (мангалларда, мичләрдә) ризык әзерләү өчен ачык уттан файдалану;

- 1-3 класс куркынычтагы пиротехника эшләнмәләре куллану;

- ачык уттан һәм конструкция эчендәге һава җылынудан күтәрелә торган янучан материаллардан идарә ителми торган эшләнмәләрне җибәрү.

Урманнарда янгынга каршы махсус режим кагыйдәләрен бозган өчен, гражданнарга – 50 меңгә кадәр, вазифаи затларга – 90 меңгә кадәр, юридик затларга 1 млн сумга кадәр административ штраф салына.







Президент Татарстана Рустам Минниханов





Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России