Добавить новость
Главные новости Казани
Казань
Апрель
2025

Тиф, ачлык күргән, бала чагыннан эшләгән 96 яшьлек тыл хезмәтчәне Гадия Баһавиева тарихы

0

Гадия Баһавиева оныкларына балачагы турында еш сөйли. Сугыш башланганда, аңа 12 яшь була. Ул вакытта ул әти-әнисе һәм 3 абыйсы белән Буа районының Аксу авылында яши. Әтисе Гарәфетдинне Мәскәү өлкәсенә торф хәзерләргә, озакламый фронтка җибәрәләр. Аннан бер хәбәр генә калган: ул Суслонгер лагеренда һәлак булган.

Әнисе Бибинур, Апас районында окоп казырга дигән йөкләмә алгач, балаларын күрше әбисе карамагына калдыра. Ара якын түгел, ул еш кайтып йөри алмый. Өйдә 4 бала кала. Кечесенә, Касыймга, 1 яшь тә тулмаган була. «Әни мин дә үләрмен дип курка иде, мин бик ябыкканмын, тире белән сөяк кенә калган», – дип искә ала Гадия апа. Бер абыйсы – тифтан, икенчесе ачлыктан үлгән. Барысы да исән кала алмаган.

Фото: © Наилә Хасибҗанова тәкъдим итте

12 яшендә Гадия колхозга эшкә китә. Аның бурычы, җигүле ат белән фермага су ташу була. Әле аның һаман да канга баткан балалар кулы күз алдында: авылдан 26 бала иксез-чиксез басуларда чүп үләннәрен утаган.

«Яланаяк өшегән бәрәңге җыйганнар, – дип сөйли Гадия апаның кызы Илсөяр Гобәйдуллина. – Салкыннан аяклары бозланган булган, ә әни һаман да шул ук бәрәңге крахмалыннан аз гына он өстәп пешергән коймакларны исенә төшерә». Хәзер, кулына коймак тотканда, ул, әйтерсең, шул ач балачагына әйләнеп кайта һәм һәрвакыт бүгенге муллыгы өчен рәхмәт әйтә.

Фото: © Наилә Хасибҗанова тәкъдим итте

50 нче еллар ахырында Галия апа Буа элеваторына эшкә урнаша. Ашлык киптерә, вагоннарга төйи. Үз гомерендә беренче тапкыр хезмәт хакы ала: көненә 1 сум 80 тиен. Ул Апас районы егетенә кияүгә чыга, соңрак алар гаиләсе белән Аксуга кайта, анда йорт салалар.

Бүген Гадия Баһавиевага 96 яшь. Аның күңеле күтәренке, ул эшсез утырырга яратмый. Укытучы булып эшләүче кызын һәм 10 нчы сыйныфта укучы оныгы Искәндәрне җылы төшке аш белән елмаеп каршы ала.

«Аллаһы Тәгалә миңа озын гомер бүләк итте. Мин шушы яшькә кадәр килеп җиттем һәм оҗмах кебек тормышны күрдем. Янымда – кызым, оныклар. Җирдә тынычлыктан да кыйммәтлерәк берни юк», – диде ул.

Фото: © Наилә Хасибҗанова тәкъдим итте

Исегезгә төшерәбез, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 ел «Ватанны саклаучылар елы» дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды.

«Татар-информ»нан Эльза Кузнецова язмасы тәрҗемә ителде, материал Наилә Хасибҗанова ярдәме белән әзерләнде.







Президент Татарстана Рустам Минниханов





Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России