Добавить новость
Главные новости Казани
Казань
Апрель
2025

Габделәхәт Хәкимов Әтнә районы башлыгы вазифасыннан китте, аның урынына кем килә?

0

Бүген Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимовның һәм башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмовның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. Рөстәм Хисамиев Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Карарны Әтнә район советы депутатлары Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган чираттан тыш утырышта кабул итте.

Габделәхәт Хәкимов Әтнә районы белән 35 ел идарә итте. «Язмышыма, Ходаема туган җиремдә, яраткан халкыма 35 ел хезмәт итәргә сәламәтлегемне, мөмкинлекләрне биргәне өчен рәхмәтлемен», – ди ул район халкы алдында.

«Минемчә, һәрбер алмашка килүченең, дәвамчының һәм варисның бурычы – саклап калу һәм арттыру», – дип алмашка килүче Хисамиев.

Шулай ук район советы утырышы нәтиҗәсендә район башкарма комитеты җитәкчесен алмаштыру өчен конкурс игълан ителде. Конкурсның нәтиҗәсен район советы май аенда игълан итәргә тиеш.

Бу көннәрдә генә Татарстанда Менделеевск, Түбән Кама, Спас һәм Яңа Чишмә районнары җитәкчеләре алмашынды.

Хакимов Габделәхәт Гыйлемхан улы 1950 елның 27 сентябрендә туган.1979 елда «Зоотехния» белгечлеге буенча Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган.

1970 елдан 1972 елга кадәр ТАССРның Арча районының Тукай исемендәге колхозында баш зоотехник була. 8 ел дәвамында «Шахтер» колхозында баш зоотехник, рәис урынбасары, партком секретаре булып эшли. 1985-1990 елларда «Тукай» совхоз-техникумы директоры вазифасын башкара.

1990 елдан 1991 елга кадәр Татарстан Республикасының Әтнә район советы рәисе, аннары 2005 елга кадәр район администрациясе башлыгы була. 2000 елда икенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.

2005 елның октябреннән Татарстан Республикасының Әтнә районы башлыгы.Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнгән. Төрле бүләкләргә ия.







Президент Татарстана Рустам Минниханов





Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России