Добавить новость
Главные новости Казани
Казань
Апрель
2025

Рөстәм Миңнехановның Туган тел көне һәм Тукай бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате

0

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгате

«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле милләттәшләр! Сезне Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Ата-бабаларыбызның күп гасырлык олы мирасы, зирәклеге һәм акыл байлыгы ана телебез аша күңелләрдә урын ала. Дөньяның гүзәллеге һәм төрлелеге, хисләрнең тирәнлеге, рухи хәзинәләребезнең кыйммәте газиз туган телебездә тасвирлана һәм аһәңле яңгырый.

Халкыбыз тарихын өйрәнү, тамырларыбызны барлау, башка мәдәниятләр, диннәр белән багланышлар рухыбызны һәм үзенчәлегебезне саклау мөмкинлеге бирә. Әдәбиятта, татар халкының бай язма мирасында әдипләр һәм галимнәрнең туктаусыз эзләнүләре, күңел һәм аң эшчәнлеге нәтиҗәләре чагылыш таба.

Иҗатчы буларак Тукайга күп кенә мәшһүр татар мәгърифәтчеләренең әсәрләре көчле йогынты ясаган. Алар арасында тууының 200 еллыгы быел зурлап билгеләп үтелә торган Каюм Насыйри да бар. Бу мөхтәрәм шәхесне без хəзерге татар əдəби теленə, ә Тукайны хәзерге татар әдәбиятына һәм яңа милли шигъриятебезгә нигез салучыларның иң күренеклеләре дип таныйбыз. Аларның игелекле хезмәте – буыннар бәйләнешенең, татар мәдәниятен саклау һәм үстерүнең күркәм мисалы.

Татар җәмгыяте үсешенең һәр чорына хас бердәмлек нигезен вакыт агышы һич үзгәртә алмый торган изге төшенчә –Ватанга тугрылык тәшкил итә. Тукайның:

«Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? –

Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез.

Шул халыкныңмы хокукка хакы юк? –

Хакыбыз уртак ватанда шактый ук!» – дигән шигъри юлларында нәкъ шул фикер уздырыла.

Кадерле дуслар! Сезгә күпмилләтле илебез мәнфәгатьләрендә һәр эшегездә уңышлар, бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим».







Президент Татарстана Рустам Минниханов





Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России