Добавить новость
Главные новости Казани
Казань
Май
2025

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый

0

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм! Моннан бер гасыр элек эшчеләрнең үз хокуклары өчен көрәш чорында туган Беренче май бәйрәме бүгенге тарихта яңа мәгънә алды. Әмма аның асылы үзгәрми – ул һаман да Тынычлык, Хезмәт һәм Татулык бәйрәме булып кала.

Бүген безнең күпмилләтле Ватаныбыз махсус хәрби операция, катлаулы геосәяси һәм тышкы икътисадый мөнәсәбәтләр шартларында яши. Безнең алда авыр һәм җаваплы бурыч тора: алдагы буыннарның тәҗрибәсенә таянып, илне саклау, икътисадны үстерү һәм ныгыту, халыкның яшәеш дәрәҗәсен күтәрү, эшләү, үз‑үзеңне үстерү һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудыру. Граждан җаваплылыгын тоеп һәм бердәм булып, сынауларны намус белән җиңә барып, без барыбыз бергә бу бурычларны уңышлы хәл итәбез. Безнең нефтьчеләр, энергетиклар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, галимнәр, иҗади һөнәр вәкилләре, спорт осталарыбыз казанышлары белән горурланабыз. Татарстанның медицина җәмәгатьчелегенә һәм педагогик җәмәгатьчелеккә, хокук саклау органнары, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә – үзен тулысынча эшкә биреп, уртак эшкә үз өлешен кертеп хезмәт куйган һәркемгә дә олы рәхмәтебез. Нәкъ менә предприятиеләр һәм учреждениеләрнең меңнәрчә коллективларының, кече һәм урта бизнесның, иҗтимагый оешмалар һәм һөнәр берлекләре оешмаларының нәтиҗәле хезмәте ярдәмендә безнең республика Россия Федерациясенең иң нык үсеш алган терәк регионнарының берсенә әйләнде. Ышанам ки, татарстанлыларның асыл сыйфатлары булган эш сөючәнлек һәм бер-береңә ярдәм итү, күршеләрнең традицияләренә һәм мәдәниятенә хөрмәт белән карау, Ватанны ихлас ярату һәм ватанпәрвәрлек безгә һәм киләсе буыннарга якты һәм ышанычлы киләчәкне тәэмин итәчәк.

Бәйрәм көнендә Татарстан хезмәтчәннәренә һәм ветераннарына республикабыз һәм илебез хакына намуслы хезмәт иткән өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Нык сәламәтлек, тынычлык, эшләрегездә уңышлар телим. Безнең уртак йортыбызда һәрвакыт татулык һәм бердәмлек булсын, ә яңа җиңүләр бары тик яхшы үзгәрешләр генә алып килсен. Беренче май бәйрәме котлы булсын, кадерле татарстанлылар!







Президент Татарстана Рустам Минниханов





Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России