Добавить новость
Главные новости Казани
Казань
Май
2025

Рөстәм Миңнеханов: Илебездә иң олы бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм

0

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Сезне илебезнең иң олы бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне белән котлыйм. Быел без истәлекле бу көннең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.

Ветераннарга рәхмәт хисләрен белдерү һәм тарихи хәтерне саклау йөзеннән юбилей елы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шул рәвешчә, Бөек Җиңүнең әһәмияте, совет халкының кешелек тарихындагы иң канкойгыч һәм дәһшәтле сугышта тиңдәшсез каһарманлыгы кыйммәте тагын бер кат игътибар үзәгенә куелды.

Сигез дистә ел дәвамында җиңүчеләрнең балалары, оныклары, оныкларының балалары Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм туган җирне ярату хисләрен йөрәкләрендә кадерләп саклый килделәр. Без, Бөек Җиңүнең варислары, тарихны бозып шәрехләүгә юл куймабыз, халкыбызның сугышчан һәм хезмәт фидакарьлеге турында чын дөреслекне киләсе буыннарга да тапшырырбыз.

Сугыш афәте һәр йортка, һәр гаиләгә кагылды. Яу кырына киткән җиде йөз мең татарстанлының яртысыннан артыгы батырларча һәлак булды. Туган җир өчен гомерен фида кылган һәркемнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.

Татарстан җиңүгә фронтта гына түгел, тылда да саллы өлеш кертте. Аның предприятиеләре сугышның беренче көннәреннән үк хәрби заказлар үтәүгә кереште. Авиатөзелеш үзәкләренең берсе булган Казанда хәрби очкычлар ясап чыгарылды. Заводларда сугыш кирәк-яраклары һәм зенит җайланмалары җитештерелде, фабрикаларда хәрби кием тегелде. Авыл кешеләре азык-төлек тәэминаты мәсьәләләрен хәл итү өчен көнне төнгә ялгап эшләде.

Бүгенге көндә Ватанга хезмәт итүне, аның чикләрен саклауны үз-үзләрен аямыйча яңа геройлар – махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвам иттерә. Бөек Ватан сугышы елларында кебек үк, республика җиңүне якынайту өчен сугышчыларга төрлечә ярдәм күрсәтә. Данлыклы ата-бабаларыбызның кыюлыгы һәм ныклыгы мисалы, һичшиксез, халкыбызның патриотик бердәмлеге нигезентәшкил итә, гражданлык үрнәге булып тора.

Вакыт агышын туктатып булмый һәм, ни кызганыч, җиңүчеләр буыны сафлары көннән-көн сирәгәя бара. Республика ул рәхимсез сугышта катнашкан һәркемгә мөмкин кадәр уңайлы яшәү шартлары булдыру өчен зур тырышлык куя.

Кадерле ветераннар, тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдереп, сезнең алда баш иябез. Без тыныч һәм ирекле илдә яшәсен өчен кылган батырлыкларыгыз һичкайчан онытылмас. Тормышыгыз шатлыклы вакыйгаларга бай булсын, газизләрегезнең, якыннарыгызның җан җылысын, кайгыртуын тоеп, сау-сәламәт булып озак яшәгез!

Һәммәгезгә бәхет, уңышлар һәм иминлек телим.

Тантаналы бәйрәм – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы мөбарәк булсын!» диелә котлауда.







Президент Татарстана Рустам Минниханов





Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России