Добавить новость
Главные новости Казани
Казань
Август
2025

Сьерра-Леонеда Сабан туе оештырган татар тамырлы африкалы Алег Витфильд: «Кан тарта»

0

Татар акцентлы бәйрәм

Сьерра-Леоне башкаласы Фритаун шәһәрендә Сабан туе форматындагы бәйрәм 25 июльдә узды. БРИКС+ Халыкара мәктәбе директоры Алег Витфилд билгеләп үткәнчә, бу көн аның өчен шәхси әһәмияткә ия: аның дәү әнисе татар булган.

Сабан туе мәйданчыгында милли музыка яңгырый, кунакларны татар ашлары каршы ала, ә һавада Шәрык кунакчыллыгы атмосферасы хөкем сөрә. Татар пылавы сый-нигъмәтнең кульминациясе була.

Чарага шул җирлектә яшәүчеләр килгән – күпләр өчен әлеге мәдәни тәҗрибә чын ачыш булган.

«Африка халкы бик шатланды!» – диләр оештыручылар. Сабан туеның яшь кунаклары татар халык җырларына биегән һәм бик теләп фотога төшкән.

Фото: © Алег Витфильд тәкъдим итте

Татарстан мәдәни күпер булып тора

Бәйрәм чарасы истәлекле бүләкләр тапшыру белән үрелеп барган – һәр катнашучыга Татарстан Республикасы байрагы һәм символикасы төшерелгән футболка бүләк иткәннәр. Программада белем бирү өлеше дә урын алган: балаларга Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм республиканың хәзерге җитәкчесе – ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов турында сөйләгәннәр.

Татарстанның спорттагы уңышларын күрсәткән «Ак Барс» һәм «Нефтехимик» хоккей клублары символикасы белән бизәлгән торт катнашучылар өчен чын сюрприз булган.

Алег Витфильд әйтүенчә, бу бәйрәмне оештыру – намус эше булып тора.

Фото: © Алег Витфильд тәкъдим итте

«Татарстанның бай мәдәниятен монда, дустанә Сьерра-Леонеда күрсәтү минем өчен зур мәртәбә. Сабан туе – күңел, юмартлык һәм бердәмлек бәйрәме. Фритаунда яшәүчеләрнең бәхетле йөзләрен күрү, аларның мәдәниятебез белән кызыксынуы, пылау һәм гади бүләкләр өчен шатланулары – бәяләп бетергесез. Без, араларыбыз ерак булуга карамастан, безнең халыкларның җылылык белән уртаклашуларын, мәдәният һәм игелек аша уртак тел таба алуларын күрсәттек. Бу көн Татарстан белән Африка арасындагы дуслыкның кечкенә, әмма мөһим күперенә әверелде», – дип белдерә Витфильд.

Фото: © Алег Витфильд тәкъдим итте

«Татар каны тарта»

Алегның дусты һәм партнеры сүзләренчә, мондый инициативалар очраклы түгел. Африка илләрендә Татарстан Россиянең көчле регионы буларак кабул ителә.

«Хәтта Африкада да «Ак Барс» һәм «Нефтехимик» хоккей клубларын, безнең җитәкчеләрне беләләр. Бу – республиканың сәясәттән һәм мәгарифтән алып кунакчыллыкка кадәр барлык өлкәләрдә дә көчле булуын тагын бер кат раслый», – ди «Татар-информ» әңгәмәдәше.

Фото: © Алег Витфильд тәкъдим итте

Шулай ук мөһим факт: Алег Витфилд бүгенге көндә Африкада 300 бала өчен педагог һәм меценат буларак җавап бирә. Аның өчен җирле мәгарифне үстерү генә түгел, ә дөньяның мәдәни төрлелегенә хөрмәт формалаштыру да мөһим.

Россия белән Африка илләре арасында сәяси элемтәләр XVIII гасырда ук урнаша. Бүген бу диалог сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә чыга – икътисад, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә. Һәм Фритаундагы Сабан туе бу гуманитар дипломатиянең бер өлеше булып тора.

Кем ул Алег Витфильд?

БРИКС+ мәктәбе директоры – Сьерра-Леондагы яшь лидерларның берсе. Алег Витфильдка сәясәттә зур уңыш фаразлыйлар.

Фото: © Алег Витфильд тәкъдим итте

Аның биографиясендә Россия белән бәйләнеш нокталары күп. Меценат 2019 елда Сочида «Россия – Африка» саммитында катнашты. Анда ул инфраструктура, табигать һәм кешеләргә соклануын әйтте. 2023 елда ул Фритаунда Рус йортын ачуда катнашты, аңа нигез салучы Юрий Немцев белән танышты.

Россиягә соңгы сәфәре вакытында Алег махсус хәрби операция сугышчылары, офицерлар һәм Россия армиясе солдатлары белән очрашты. Ул аларга теләктәшлек белдереп, уңышлар теләде.

Хәзер Витфильд яңадан Татарстанда килергә хыяллана һәм август ахырында республикага сәфәр планлаштыра.

Чыганак: «Татар-информ», Эльза Кузнецова







Президент Татарстана Рустам Минниханов





Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России