Добавить новость
Главные новости Казани
Казань
Август
2025

Актанышның элекке башлыгы Энгель Фәттаховның 651 миллионлык милеген алуны таләп итәләр

0

Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов суд аша Актаныш районының элекке башлыгы Энгель Фәттаховның милеген дәүләт хисабына алуны таләп итә. «Татар-информ»га билгеле булганча, милекнең гомуми суммасы 651 миллион сумлык дип бәяләнә.

Дәгъва гаризасы Казанның Совет район судына бирелгән. Эш материаллары буенча, җавапка тартылучылар булып Энгель Фәттаховның гаилә әгъзалары, эшмәкәр Радик Хәертдинов һәм «Чишмә» агрофирмасы» ҖЧҖ тора. Эш буенча «Росагролизинг» АҖ, «Каркаде» ҖЧҖ һәм «ТТС-лизинг» ҖЧҖ өченче затлар булып тора.

Кичә билгеле булганча, Энгель Фәттаховка карата җинаять эшен Минзәлә район суды караячак, дип язды.

Тикшерү версиясе буенча, ул җирле фирма директорыннан 157 млн сумлык милек тапшыруны таләп иткән. Законсыз алынган түләүләрнең, шул исәптән күрсәтелгән хезмәтләрнең гомуми суммасы 26 млн сумнан артып киткән. Моннан тыш, ярдәм иткән өчен, төзелеш фирмаларының берсе аның йортын 14 млн сумга ремонтлаган.

2012-2017 елларда Фәттахов ТР мәгариф һәм фән министры булып эшли. 2018 елдан 2022 елга кадәр ул ТР Актаныш районы башлыгы була.

2024 елның ноябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгы Татарстан Республикасының элеккеге вице-премьеры һәм Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховның улы Илнар Фәттаховны федераль эзләү игълан итте. Эзләү нинди маддә буенча алып барылу ведомство базасында күрсәтелмәгән.

  • Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховка карата җинаять эшен гаепләү карары белән судка тапшырдылар, дип язган идек.






Президент Татарстана Рустам Минниханов





Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России