Кукмараның Яңа Каенсар авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше төгәлләнде
Кукмара районы, Яңа Каенсар авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше төгәлләнде. Бу быел төзелгән 4 нче медицина оешмасы. Яңа ФАП барлык заманча стандартларны исәпкә алып төзелеп, кирәкле җиһазлар белән тулыландырылган.
Эшләр быел май аенда башланган. Яңа фельдшер-акушерлык пунктын төзегән вакытта җирле халыкның сәламәтлеге турында кайгырту бер генә минутка да тукталмаган. Биредә барлык кирәкле җиһазлар да урнаштырылган. Моннан тыш халыкны кабул итү өчен бүлмәләр оештырылган. ФАПны ачу ел ахырына кадәр планлаштырыла. Димәк, тиздән биредә сыйфатлы һәм вакытында медицина ярдәме алу мөмкинлеге барлыкка килә.
Сообщение Кукмараның Яңа Каенсар авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше төгәлләнде появились сначала на Вести Татарстан.
