Республикакүләм ифтар Казанда 13 мартта була
Быел Республикакүләм ифтар 13 мартта «Казань-Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә була. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтендә хәбәр иттеләр.
Чараны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Ак Барс Арена» директоры Радик Минәхмәтов һәм «Туган авылым» комплексы хуҗаларының берсе Радик Абдрахманов оештыра.
Әлегә катнашучылар саны билгеләнмәгән, дип яза «Татар-информ».
