Добавить новость
Главные новости Казани
Казань
Февраль
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Александр Тыгин: «Газовикларны өйгә кертергә теләмисезме? Сорау юк – газыгыз булмаячак»

0

2026 елның бер аенда сөрем газы белән агуланып сигез кеше үлде, дип хәбәр итте Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта «Газпром трансгаз Казан» компаниясенең җитештерү буенча генераль директор урынбасары Рәмис Сәлахов.

Ул аңлатканча, фаҗигаләрнең күбесе кешеләрнең газ җиһазларын саксыз куллануы белән бәйле. Татарстанда газ кертелгән 1,6 млн фатир якынча 2,5 млн берәмлек газ җайланмалары белән җиһазландырылган. Шундый күп күләмдәге техникага да карамастан, күңелсезлекләр су җылыту җиһазлары аркасында килеп чыга.

Рәмис Сәлахов сүзләренчә, фаҗигаләрнең күбесе кешеләрнең газ җиһазларын саксыз куллануына бәйле

Фото: © prav.tatarstan.ru

«Бүгенгә бәхетсезлек очраклары буенча иң зур статистика агып торган суны җылыту җиһазларына бәйле. Казан, Әлмәт, Бөгелмә кебек зур шәһәрләрдә шундый 215 мең берәмлек бар. Калган барлык шәһәрләр түбәнгә таба бара – аларда мондый бәла-казалар күпкә азрак», – диде ул.

«Сөрем газы чыгып тору аеруча куркыныч тудыра»

Татарстан төзелеш министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин сүзләренчә, күпфатирлы йортларда газ җиһазларын дөрес куллану – документлардагы норматив таләп кенә түгел, ә монда яшәүчеләрнең гомере һәм иминлеге мәсьәләсе.

Бер фатирдагы төзексезлек дистәләгән һәм йөзләгән кешенең иминлегенә куркыныч тудырырга мөмкин

Фото: © Солтан Исхаков, "Татар-информ"

«Һава җитәрлек кермичә метан тулысынча янып бетмәгәндә кала торган матдә, ягъи, сөрем газы чыгып тору аеруча куркыныч. Хәтта бик аз гына концентрациядә дә агуларга, ә озак тәэсир иткәндә үтерергә дә мөмкин. Статистика күрсәткәнчә, бәхетсезлек очракларының күбесе җиһазлар куллану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга», – диде ул.

Төп проблема буларак Дамир Шәйдуллин кешеләрнең газ җиһазларын дөрес кулланмавын атады: җиһазлар эшчәнлегенә үзбелдеклеләнеп кысылу, җиһазларны тиешенчә карап тотмау һәм профилактик тикшеренүләрне кире кагу.

«Күпфатирлы йортларда бу куркыныч кеше күп яшәү аркасында бермә-бер арта. Бер фатирдагы төзексезлек дистәләгән һәм йөзләгән кешенең иминлегенә янарга мөмкин», – диде министр урынбасары.

Дамир Шәйдуллин сүзләренчә, күпфатирлы йортларда газ җиһазларын дөрес куллану – кешеләрнең гомере һәм иминлеге мәсьәләсе

Фото: © prav.tatarstan.ru

Кимчелекләрне юкка чыгару өчен 2026 елда Татарстанда 78 йортта газ белән тәэмин итүнең инженерия челтәрләренә якынча 76 млн сумлык капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Күпфатирлы 76 йортта вентиляцияләр һәм төтен юлларын төзекләндерү планлаштырылган, моның өчен 26 млн сум тотачаклар.

Газ җиһазлары төзексезлеге аркасында еш кына янгыннар чыга

Көнкүреш газы җиһазларын куллануда проблемалар аркасында янгыннар һәм шартлаулар да еш була, дип кисәтте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Маринин.

Аның мәгълүматлары буенча, 2023 елдан бирле көнкүреш техникасын куллану нормаларын бозу белән бәйле 100 янгын, шул исәптән 13 шартлау теркәлгән.

«Кызганыч, бу фаҗигаләрдә 17 кеше, шул исәптән ике бала һәлак булды. 47 кеше, шул исәптән җиде бала имгәнде», – дип өстәде Олег Маринин.

Олег Маринин мәгълүматлары буенча, 2023 елдан бирле көнкүреш техникасын куллану нормаларын бозу белән бәйле 100 янгын, шул исәптән 13 шартлау теркәлгән

Фото: © prav.tatarstan.ru

Ул сөйләгәнчә, күпчелек фаҗигаләрнең сәбәбе газ торбаларының герметиклыгы бозылу, шлангларның начар ялгануы, детальләрнең искерүе һәм кышын газ баллоннарын бина эченә алып кергәндә температураның кисәк үзгәрүенә бәйле.

«Газ сүндерелгән йортларда шартлау һәм сөрем газы булмый»

Татарстанның Торак дәүләт инспекциясе җитәкчесе – республиканың баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин сүзләренчә, 2026 елның 1 мартыннан газ җиһазларын куллануга таләпләр катгыйланачак. Белгечләр җилләтү дәрәҗәсен һәм вентиляция шахталарындагы басымны төгәл үлчәргә тиеш булачак.

Александр Тыгин 2026 елның 1 мартыннан газ җиһазларын куллануга таләпләр катгыйланачагын искәртте

Фото: © prav.tatarstan.ru

«Үлчәүгә басым ясалачак. Ягъни, элек шахтаның эшли торган булуына инанырга гына кирәк булса, хәзер исә, шахталарда һава алмашы һәм һава молекулаларының сирәклеге күрсәткечләрен үлчәргә кирәк булачак. Бу принципиаль эш», – диде Тыгин.

Аның сүзләренчә, элеккечә «чамалап» кына үлчәү мөмкинлеге булмаячак, чөнки газовикларга җиһазлар күрсәткән саннарны язарга һәм бу күрсәткечләрнең иң югары һәм иң түбән чик кысаларыннан чыкмавына инанырга кирәк булачак.

Таләпләр бозылган очракта мондый фатирда яки йортта газ сүндереләчәк. Әгәр газовикларны фатирга кермәсәләр дә шундый ук хәл була.

Җиһазлар ел саен тикшерелергә тиеш, кешеләр газовикларның торакны тикшерүендә үзләре дә кызыксынган булырга тиеш

Фото: © Владимир Васильев, "Татар-информ"

«Фатирга кертергә теләмисезме? Рәхим итегез, сорау юк – газыгыз булмаячак. Өстәвенә, сезнең кранны ябып кына түгел, ә эретеп-ябыштырып куячаклар. Әлбәттә инде, кире куштырганда җитди проблема булачак», – диде Александр Тыгин.

Җиһазлар ел саен тикшерелергә тиеш, кешеләр газовикларның торакны тикшерүендә үзләре дә кызыксынган булырга тиеш, киресенчә булса, шулай ук аларны да газ белән тәэмин итүдән өзәчәкләр, дип өстәде ул.

«Газ аерылган йортларда беркем дә һәлак булмаган, бу йортлар шартламаган, сөрем газы да юк», – дип йомгаклады Торак дәүләт инспекциясе җитәкчесе.

Чыганак: «Татар-информ», Александр Хевронин







Президент Татарстана Рустам Минниханов





Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России