Добавить новость
Главные новости Казани
Казань
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Яуширмә авылы данлы кызын искә ала: «Рабига Хәкимованың исемен халкыбыз белергә тиеш»

0

Чистай районында урнашкан Яуширмә авылына тиз барып җиттек, әле ике ел чамасы элек кенә халык сикәлтәле юлларына зарланган булса, хәзер монда тәртип. Юллар тигез. Авыл турында да «бетеп бара» дип булмый.

Кече Бахта буенда урнашкан Яуширмә авылы район үзәге Чистай шәһәреннән 26 чакрым ераклыкта урнашкан.

Казан федераль университетында татар теле кафедрасын ачкан галимә истәлегенә

Яуширмә якларын үз күзем белән күреп, чын татар рухы яшәвенә сокланып һәм инанып кайттым. Моңарчы Чистай заводы җитештергән сәгатьләр турында гына белә идем. Ә бит бу яклар – әллә күпме күренекле шәхесләрне тудырган җир икән. Шундыйларның берсе – Рабига Хәкимова.

  • Рабига Афзал кызы Хәкимова (1902 – 1952) – 1944 елда Казан университетында Татар теле һәм әдәбияты бүлеген ачучы галимә буларак билгеле. Ул Чистай өязе Краснояр волосте (Татарстанның хәзерге Чистай районы) Яуширмә авылында туа. 1804 елда ачылган Казан университеты тарихында Рабига Афзал кызы тырышлыгы белән беренче тапкыр 1944 елда Татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла.

Кызганычка, бу көнне юлларда көчле буран чыгу сәбәпле, районның туган тел укытучылары әлеге чарага килә алмады. Аннан соң район хакимияте, җирле үзидарә вәкилләре дә буран аркасында килеп чыккан әле теге, әле бу проблеманы хәл итеп йөргән. Ансыз булмый да шул. Рәбига Хәкимованы искә алу кичәсенә килгәндә – бик җылы һәм матур узды. Яуширмә авыл җирлеге башлыгы Лилия Гәрәева да кунакларны һәм катнашучыларны сәламләп чыкты. Ул ерак араларны якын итеп кайткан кунакларга рәхмәтләрен белдерде һәм мондый чараларның әһәмиятле булуын билгеләде.

Чара «Әбидә кунакта» театральләштерелгән күренеш белән башланып китте. Аны безгә укучы балалар тәкъдим итте. Туган телдә камил итеп сөйләшүләре җанга бал да май булып ятты.

Хөрмәтле кунаклар, 21 февральдә Халыкара туган телләр көнен бәйрәм итәбез. Менә шушы истәлекле көн алдыннан Яуширмә авылы мәктәбенә җыелдык һәм туган якны өйрәнү музеенда бик зур чара үткәрәбез. Авылыбызның, милләтебезнең горурлыгы булган Рабига Хәкимовага багышлап түгәрәк өстәл уздырабыз, – дип түгәрәк өстәл эшен ачып җибәрде мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фәсхетдинова.

Бу урында Лилия Марсель кызы турында да әйтеп китү дөрес булыр. Чөнки ул 40 елга якын балаларга белем һәм тәрбия бирүче укытучы. Аннары уку йортының музей экспозицияләре күргәзмәләре белән дә шулкадәр җентекләп таныштырды. Күренеп, сизелеп тора – каршыбызда Яуширмәнең тагы бер патриоты басып тора.

Конференция үткәрергә, китап чыгарырга, фильм төшерергә...

Түгәрәк өстәл форматында барган чара эшендә Сурия Усманова, Россия Туган тел һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Рузилә Фәттахова, ТР атказанган фән эшлеклесе булган Казан федераль университеты доценты Гөлфия Һадиева, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты фәнни хезмәткәре Халидә Бәһаветдинова, Чистай районы мәгариф идарәсенең милли белем бирү буенча методист Рәмилә Сираҗетдинова һәм медицина ветераны, табибә, туган як тарихына багышланган китаплар авторы Наилә Потеева-Фатыйхова катнашты.

Иң башта Халидә Бәһаветдинова чыгышы яңгырады. Ул Рабига Хәкимованың тормыш юлын, башкарган хезмәтләрен архив чыганаклары аркылы өйрәнүен сөйләде. Галимә биографиясендәге кызыклы фактларга да тукталды.

Рабига Хәкимованың тормыш юлы үткән гасырның зур сынаулары һәм Бөек Ватан сугышы еллары белән бәйле. Партия эшләрендә катнашу, халыкның үзаңын үстерү – боларның барысы да үз заманының алдынгы шәхесе булган мөгаллимә җилкәсенә төшкән. Чарада катнашкан туганнары да аның турындагы истәлекләре белән уртаклашты һәм галимәнең шәхси әйберләрен мәктәп музеена тапшырды. Алар арасында Рабига Хәкимованың эш өстәлендә торган язу әсбаплары: кара савыты (чернильница) һәм ручкасы кебек истәлекле җиһазлар бар

Мәгариф тармагы вәкилләре уку оешмалары турында сөйләделәр һәм Рабига Хәкимованың эшчәнлеген, традицияләрен дәвам итүләрен әйттеләр.

Ахырдан сүзне Сурия Усманова алды:

Барлык катнашучыларга рәхмәтемне белдерәм. Бүген безнең алда торган төп бурыч һәм максат – Рабига Хәкимованың хезмәтләрен халыкка җиткерү. Аның исемен халкыбыз белергә тиеш. Якташыбызның данлы исемен мәңгеләштерү – туган телне саклауга һәм үстерүгә тиң эш», – дип белдерде ул һәм үз тәкъдимнәрен җиткерде.

Рабига Хәкимова исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән тәкъдимнәр:

  • Киләсе елга, галимә тууга 120 ел тулуга багышлап зурлап конференция үткәрү, китап нәшер итү, фильм төшерү.
  • КФУ базасында Казандагы институтлар һәм Татарстан Язучылар берлеге белән киңәшмә ясау.
  • Рабига Хәкимованың фәнни эшчәнлеген өйрәнеп монографияләр һәм башка төр хезмәтләрне нәшер итү.

Тарихы белән дан тотучы Яуширмә

Чара ахырында катнашучыларга Чистай районы мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды һәм истәлеккә күмәк фотога төшү булды. Аннан соң Лилия Фәсхетдинова кунакларны мәктәп музее белән таныштырды. Бу музей турында «кечкенә дә төш кенә» дип әйтергә була: бәләкәй генә бүлмәдә урнашуына карамастан, биредә бик бай мәгълүмат тупланган. Стендларда Бөек Ватан сугышы геройлары һәм авыл тарихы тасвирланган, ә киштәләрдә кыйммәтле ядкәрләр һәм документлар урын алган.

Авыл мәктәбендә тормыш кайный: балалар шау-гөр килә. Мәктәптә утызлап бала укый, диделәр.

Авыл мәктәбе коллективы белән саубуллашкач, авылның үзәгендә урнашкан Гаяз Исхакый музеен да карап чыктык. Бик борыңгы бина бу. Диварлары ук тарихны сөйләп торгандай тоелды. Ә янәшәдә генә яңача, заманча итеп ясалган мәдәният йорты, йортлар тора.

Җир йөзендә үзеңнән соң күркәм эш-гамәлләр, башкалар җылы сүзләр белән искә алырлык изгелекләр эшләп китәргә язсын, диләр. Хак сүзләр.







Президент Татарстана Рустам Минниханов





Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России