Добавить новость
Главные новости Казани
Казань
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Иске Татар бистәсе турында китап языла: Бу җир белән бәйле һәркем өлешен кертә ала

0

Габдулла Тукай исемендәге Әдәби музейда Иске Татар бистәсе тарихына багышланган китапның проекты тәкъдим ителде.

Китап бистә тарихы турында коры фактлардан гына тормаячак. анда яшәүчеләрнең, танылган нәсел варисларының һәм өлкәннәрнең истәлекләре аша язылачак. Әлеге вакытта Апанаевлар, Камаллар, Үтәгановлар, Каюм Насыйри һәм башкаларның нәсел дәвамчылары истәлекләр белән уртаклашкан. Шулай ук китапта гади эшчеләрнең — элеккеге Муллануров исемендәге Казан химия комбинатында хезмәт иткән кешеләрнең истәлекләре дә урын алачак. Бөек Ватан сугышы елларындагы тыл каһарманнарының хезмәтен тарих битләренә теркәп калдырырга ниятлиләр.

Фото: © «Татар-информ» архивы

  • Китап 160 биттән торачак, рус һәм татар телләрендә басылып чыгачак. Ул киң катлам укучылар өчен дә, туристлар өчен дә кызыклы була. Китапны Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм «Басма» нәшрияты бергәләп әзерли. Бу проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән тормышка ашырыла. Аны быел бастырып чыгарырга ниятлиләр.

Алдан әйтеп үткәнебезчә, бу китап саннардан гына торган катлаулы академик хезмәт түгел. Монда Иске Татар бистәсе урамнарында яшәгән кешеләрнең тормышы тасвирлана. Аларның хыяллары, көнкүреше, мәхәббәт тарихлары, гаилә тормышы – әнә шулар турында язылачак.

Фото: © «Интертат» архивы

«Күргән төшләр дә тасвирланачак»

Музейда безне «Тарихи мохит» оешмасы директоры Элина Табакчи һәм тарихчы, мәдәният белгече, режиссёр, «Татар хатын-кызы дөньясы» проектына нигез салучы Энҗе Дусаева каршылады. Спикерлар журналистларга әлеге китапның ниләр белән үзенчәлекле булуын аңлатты, сорауларга җавапл бирделәр.

«Иске Татар бистәсе тарихына багышланган бу китап төрле чорда яшәгән кешеләрнең истәлекләренә нигезләнә. Бу коры тарихи мәгълүматлар җыентыгы түгел, ә биредә яшәүчеләрнең тере хәтере. Китап академик стильдә булмаячак, шуңа күрә халык өчен кызыклы булыр дип өметләнәбез», – дип сөйләде Элина.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Татарстан төрле төбәкләрдән һәм илләрдән килүче туристлар үзәгенә әверелгән чорда яшибез. Әлбәттә, Казанга килгән һәр туристның маршруты Иске Татар бистәсе аша ята. Ул монда яшәгән халыкка гына хас архитектурасы, иске өйләре һәм матур бизәкле капкалары, тәрәзәгә рамнары белән җәлеп итеп тора. Ә бит һәр тәрәзә артында – аерым бер язмыш.

«Без китапта Иске Татар бистәсенең көндәлек тормышын күрсәтергә теләдек. Монда бик күп танылган шәхесләр һәм аларның гаиләләре яшәгән. Мәсәлән, китапта гаилә ашлары вакытында булган кызыклы хәлләр яки бу җирләргә хас бишек җырлары да урын алачак, ләкин әлегә барлык серләрне ачып бетермибез.

Шуны да әйтергә кирәк: китаптагы образлар конкрет бер кешегә генә бәйле булмаячак, алар гомумиләштерелгән характерда булачак. Без күбрәк булган хәлләргә һәм вакыйгаларга игътибар итәбез. Мәсәлән, элек Иске Татар бистәсе шәкертләре акча җыеп бер тартма лимон ягъни йомырка сатып алганнар һәм аларны сатып акча эшләгәннәр. Алар гел икеләнгәннәр: йомырка ватылырга мөмкин, ә лимон кыйммәтрәк булса да, аны саклавы җиңелрәк. Гомумән, китапта кешеләрнең ничек тормыш итүе, хәтта фольклор һәм алар күргән төшләр дә тасвирланачак», – дип дәвам итте Энҗе.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Китапта әйтеп кителгән атаклы шәхесләрнең биографияләре бирелмәячәк. Ләкин аларның кем икәннәрен язып үтәргә уйлыйбыз», – диде спикерлар.

Китап язу дәвам итә, язучылар истәлекләр көтә

Китап борынгы заманнардан алып Совет чорына кадәрге вакытны үз эченә алачак. Басма фоторәсемнәр белән бизәләчәк. Проект авторлары Иске Татар бистәсенең тарихын тулырак ача торган истәлекләр һәм кызыклы әйберләр эзләүне әле дә дәвам итәләр. Әгәр дә сезнең гаилә тамырларыгыз шушы бистәдән булса яки истәлекле фотолар белән бүлешәсегез килсә, «Тарихи мохит» оешмасына 89047143251 телефоны буенча шалтырата аласыз.

Күренекле француз язучысы Фернан Бродельның «Структура повседневности» дигән китабы бар. Бродель анда кешеләрнең көндәлек тормышын — ашау-эчүен, кием-салымын, торагын һәм акчасын өйрәнә. Бу китап та нәкъ шулай ук кешеләрнең ничек яшәгәннәрен күз алдына китерергә ярдәм итәчәк.

Фото: © «Татар-информ» архивы







Президент Татарстана Рустам Минниханов





Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России