Добавить новость
Главные новости Казани
Казань
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

Айрат Фәйзрахманов: «Музейда экспонатның детектив тарихлысы да, мистикалысы да юк түгел»

0

Татарстан Милли музееның яңа генераль директоры, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов – заманында Бөтендөнья татар яшьләре форумы активисты иде, 5 еллап Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Иҗтимагый оешмалар белән элемтәләр бүлеген җитәкләде.

Хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтованың Айрат Фәйзрахманов белән киң колачлы интервьюсын ике өлешкә бүлеп бирергә булдык. Беренче өлешендә музей системасын татар дөньясы белән бәйләп карасак, ягъни татарча карашны күзәтсәк, Милли музей бинасының реставрация мөмкинлекләре, уникаль экспонатлар турында сөйләшсәк, биредә музей эшчәнлегендә маркетинг алымнары, халкыбызның мираска мөнәсәбәте, музей системасында кадрлар һәм бу юнәлештәге проблемалар турында сүз булыр.

...Без маркетинг темасында калган идек.

Маркетингка әйләнеп кайтсак, мин коммерция өлкәсендә озак еллар эшләгән кеше, сәүдәнең нәрсә икәнен беләм дип уйлый идем, ике фирманы җитәкләгәнем дә булды, хатыным белән бергә чәчәкләр кибете дә тоттык... Әмма бизнестагы сату эше дәүләт мәдәният учреждениеләреннән бик нык аерыла икән.

Хәзер аңладыгызмы?

Аңлый идем. Театр тәртипләре коммерциягә якынрак кебек, эчендә кайнаганым булмаса да, шулай тоела. Ә музейда күпкә авыррак икән. Әгәр син күргәзмәдә, мәсәлән, фараон табутын һәм мумиясен, зур балыкны яки берничә гасырлык милли киемнәрне күрсәтергә теләсәң, моны алдың да, чыгарып куйдың түгел, берничә ел реставрация эшләрен башкарасы бар...

Ул фараон табуты бер дә күрсәтелмичә яткан да ятканмыни саклагычта (хранилище)? Чөнки бөтенләй дә хәтерләмим андый мәгълүматны.

Без яшәгән чорда күрсәтелмәгән. Быел без аның бер кечкенә өлешен күрсәтәбез. Әлегә реставрация өчен сметаны саныйлар, аның өчен экспозиция мәйданы кирәк, аерым утлар кирәк. Бик кызыклы әйберне чыгарып күрсәтү яхшы маркетинг алым булырга мөмкин, әмма артында бик зур чыгымнар тора.

Коммерция белән охшашлыклар да күп: реклама, пиар – бездә бу юнәлешләрне көчәйтергә кирәк, моңа бюджетны да карарга кирәк. Безгә Казан Кремле музей-комплексы, Зөя утравы музейлары, Алабуга музее үрнәк – яхшы эшлиләр. Милли музейда зур традицияләр, консерватив мохит булган чакта ук ул эшләр башланган иде. Гөлчәчәк Рәхимҗановна вакытында кызыклы юнәлешләр бар иде, Алиса Львовна бу эшне көчәйтте – ул эшләгәндә музейга килүчеләр өч тапкыр арткан.

Бу планканы тоту да җиңел булмас, өскәрәк күтәрәсе дә бар. Мәдәният министры Ирада Әюпова да шундый максат куйды һәм мин аның белән килешәм – безнең музей, биналар яңартылгач, әлбәттә, елына 1 миллион кешене кабул итә алыр иде. Потенциал бар. Яңартылган экспозицияләр булса, яңача алымнар ярдәмендә миллион санына килеп җитә алабыз дип уйлыйм. Алдашмыйча!

Алдашмыйча?

Кәгазьгә төрле саннарны язып булыр иде, без бит билетлар белән эш итәбез. Әйтик, Җәлил һәйкәле янындагы 15 февральдәге чараны оештыручыларның берсе булсак та, анда килгән кешеләр саны моңа керми. Тантанадан соң музейга керүчеләр санала – алар 13.00 сәгатькә кадәр бушка керде һәм экспозицияләр аша уздылар. Кешеләр экспонатларны күреп узган икән, аз булса да аның колагына тарих керде, димәк, ул безнең кеше.

Елына миллион кеше - авыр максат. Шулай да ремонт булган очракта дигән шарт белән булса, мөмкин инде.

Без бу санга барачакбыз.

Баналь квестлар белән генә булмас инде.

Квестлар да, квизлар да кирәк, театраль тамашалар да кирәк, күчмә күргәзмәләр юнәлеше дә активлашырга тиеш. Муса Җәлилгә багышланган зур булмаган күргәзмәне районнар буйлап уздырырга җыенабыз.

«Моабит дәфтәрләре»н йөртмисездер бит?

Юк, юк. Аны фондлардан, гомумән, елга 1-2 тапкыр гына чыгарып була.

«Моабит дәфтәрләре», дигәннән, бер сорау: Казанга туристлар махсус карарга килә ала торган ниндидер экспонат булдырырга/табарга/билгеләргә мөмкинме? «Мона Лиза», «Черный квадрат» кебек диимме икән? Мәсәлән, «Моабит дәфтәрләре» хакына Казанга килергә мөмкин кебек. Ләкин ул елга бер генә мәртәбә күрсәтелә, анда да церемония белән...

Быел ике мәртәбә күрсәтәбез...

Бу җитәме?

Күчермәләре бар аның, алар, әлбәттә, югары дәрәҗәдә эшләнелергә тиеш. Муляж Муса Җәлил фатирында да, төп экспозициядә дә бар.

Кайсыдыр шәһәрдән муляж карарга килмәсләр шул. Ярар, «Моабит дәфтәре» булмаса, башка шундый берәр хәзинә белән кызыктырырга бәлки.

«Мона Лиза»ның тәртипләрен белмим. Бездә андый билгеле әйбер – Екатерина патша каретасы. Копиясе Бауман урамында тора. Бездә – оригиналы. Ни өчен ул фишка дисәгез – матур, зур, күзгә ташлана. Маркетинг ягыннан да яхшы алым дип уйлыйм. Әлбәттә, каретаны гына төп экспонат итеп күрсәтәсе килми. Мәсәлән, күренекле галим Искәндәр Измайлов сиксәненче елларда безнең фондларда булган кылычларны экспертларга күрсәтеп, аны Каролинг империясе кылычлары булуын исбатлады. Алар безнең Болгар җирлегендә табылган. Аны Рәискә дә күрсәткәнебез бар, кемгә генә күрсәтсәк тә, шаккаталар.

Алар да саклагычларда ятамы?

Юк, алар төп экспозициядә. Аны аерып күрсәтергә кирәк – монысы инде маркетинг. Бу халкыбыз өчен дә мөһим экспонат булып тора: бүгенге Франция җирләреннән монда килеп эләккән, кеше белән күмелгән кылычлар. Беренчедән, элемтәләрне күрсәтә, икенчедән, ул бит церемониаль корал түгел, кулланылышта булган. Аның хәтта гипотезасы бар. Рәссам Семирадскийның 1870 елларда эшләнгән «Похороны знатного руса в Болгаре», дигән картинасы бар (Мәскәүдә Исторический музейда саклана), анда кылычлар бар – бәлки, бу кылычлардыр (картина Ибн Фадлан язмалары нигезендә эшләнгән). Бу гипотезаны әле кире какмыйлар. Ибн Фадлан кулъязмаларында да викингларның тасвирламасы бар. Без әле болгар бабаларыбызның викинглар, Европа, руслар белән никадәр тыгыз элемтәдә булуын, бәлки, аңлап та бетермибездер. Фәндә әле бу мәсьәләдә сораулар күп. Ибн Фадлан язган «Сакалиба» төшенчәсе турында да бәхәсләр бар. Кемнәр алар? Славяннармы? Генетик тикшеренүләр бара: безнең рус халкы белән дә генетик яктан охшашлыклар бар...

Гасырлар дәвамында бергә яшәп...

Болгарлар алар татарлар кебек суперэтнос – үз эченә төрле халыкларны җыйган һәм анда төрки кабиләләрнең никадәр процентта булуы бәхәс тудыра. Анда бүген Кавказда яшәгән осетиннарның борынгы бабалары аланнар да булган, сарматлар да булган, славяннарның аерым төркемнәре дә керергә мөмкин дигән фикер бар. Әле бит болгарларга кадәр монда яшәгән Имәнкискә культурасы да бар – шәһәрлекләр төзегәннәр, хәрби яктан көчле булганнар. Россия фәнендә аларны балто-славян кабиләләре дигән караш бар, алар төркиләр булган дигән фикерне яклаучылар хәзер инде аз. Дөрес, сарматлар булган дигән фикер дә бар – миңа ул ошый. Ә инде балто-славяннар дигән фикер өскә чыкса, димәк, алар монда калып, болгарлар белән исламны кабул иткән. Еракка кереп киттек...

Каролинг кылычлары турында сөйләшә идек...

Әйе. 5-6 апрельдә сирәк экспонатлар кабинетын ачып, Мисыр коллекциясенең бер өлешен күрсәтәбез. Бу аерым бер бүлмә булачак – концепциясе әзер. Анда антик әйберләр дә булачак. Мәҗүсилеккә караган әйберләр дә була. Бездә Александр Македонский вакыты акчалары да бар. Шушы ерак тарихка караган әйберләрне күрсәткәндә «Мона Лиза» кебек үк булмаса да, кызыклы экспонат була ала. Туристлар, махсус килеп, 3-5 мең ел элек ясалган әйберләрне дә күрә ала. Без боларны күрсәтәчәкбез. Моны зур вакыйга итеп күрсәтү җиңел булмас, бик зур өметем матбугат чараларына.

«Моабит дәфтәрләре»нә килгәндә, миңа калса, аны елына берничә мәртәбә күрсәтү мөмкин һәм ул вакыйга булырга тиеш...

Фәлән көнне чыгаралар дип кешеләр башка шәһәрләрдән дә килеп карарлык итеп пиарлап...

Елына берничә тапкыр күрсәтсәк, аның нинди тәэсире булачак икәнен аңларга кирәк. Ул бит начар кәгазьдә һәм карандаш белән язылган.

Әйбернең үзенә зыяны турында сүз барамы?

Әлбәттә. Аны елына бер чыгару да зыян китерә. Перчатка белән пыяла астында гына чыгарсак та, бераз булса да тиелә бит.

Күрсәтмичә яткырып та... Церемониясез карыйсы килүчеләр бардыр.

Уйлап бетерергә кирәк. Монда нәтиҗәне фондларда эшләүче белгечләр чыгарырга тиеш. Быел аны икенче тапкыр «Җәлил укулары» вакытында чыгарачакбыз. Бәлки, 25 августта церемониясез чыгарырга кирәктер. «Мона Лиза» кебек әйбер дигәндә, Каролинг кылычы булсынмы, Мисыр коллекциясеме, «Моабит дәфтәре»ме, Казандагы беренче татар телле язма – XIII гасыр каберташымы, Әбү Бәкер исемле болгар остасы йозагымы, бәлки, тагын бер әһәмиятле нәрсә – Сәхибгәрәй ярлыгы. Бу Казан ханлыгы вакытыннан калган чыганак.

Ул да фондларда гына ята бит инде, экспозициядә түгел.

Аны чыгарганнары бар. Без бер экспонатлы зал ясарга телибез – анда бик кыйммәтле әйберләрне күрсәтербез. Болар - быелгы планнар. «Кырлай» симфоник поэмасын күрсәтергә дә план бар. Нәҗип Җиһановка багышланган күргәзмәдә ул клавирларны күрсәткән идек, әмма ул анда ничектер югалып калды. Аны бер предмет итеп күрсәтәсе килә. Илгиз Зәйниевка да күрсәттем ноталарын – бәлки Данияр Соколов башкарырга да алыныр.

Бу зал бездә барлыкка киләчәк, Аллаһ бирсә. Хәйриячеләр дә кушылса, әйбәт булыр иде. Игътибарны җәлеп итә торган бер предметны сайлап күрсәтербез.

Кәгазь ярлыкмы?

Әйе.

Димәк, тагын шул сакланыш проблемасы бар инде.

Әйе. Реставрация ягыннан, кәгазь белән эшли торган экспертлар Россия буенча да санаулы. Татарстанда юк. Иң югары квалификацияле белгечләр турында сүз бара.

Элек Казанда реставраторлар әзерли торган магистратура бар иде, хәзер ул юк, ләкин анда укыган берничә белгеч бездә эшли. Безгә югары квалификацияле белгеч кирәк. Без бу мәсьәләдә, бәлки, Казан Кремле белән бергә килешеп эшләрбез.

Укытырга кирәк, шулай үсәләр инде. Фешин исемендәге училищеда укучыларны укыганда ук карый башлап, Мәскәүгә Строгановкага җибәреп була, мәсәлән.

Әйе, миндә ул хакта уйлый башладым. Ул юнәлешнең бездә бетүе кызганыч инде.

Тагын бер темага тукталыйк әле. Безнең Татарстаннан читтә дә Татарстан катнашы белән ачылган музейлар бар – Роберт Миңнуллин музее, Фатих Кәрим музее...

...Мостафада Муса Җәлил музее.

Әйе. Бу музейларга ярдәм итеп торасызмы - андый мөмкинлек бармы? Аларга без кирәкме? Тарихчы буларак, Татарстаннан читтә тагын каядыр музей ачар идегезме?

Безнең фәнни хезмәткәребез, шагыйрә Лилия Хисаметдинова быел Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә Оренбург өлкәсендәге Мостафа авылына барып кайтты һәм аналитик записка буларак тәкъдимнәрен язды – иң беренче чиратта безнең яктан фәнни-методик ярдәм кирәк. Алга таба мондый командировкалар артыр, Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән ерак музейларыбызга йөреп, аларны карап, экспозициядә татар халкы тарихын дөрес күрсәтү безнең бурыч булып тора. Татарларның Кама аръягындагы тарихы мөһим, Актаныш, Ютазы, Мөслим, Баулы якларындагы музейларга да йөреп торырбыз – методик яктан да булышырбыз. Ә тагын нинди музейлар дигәндә, мин ул хакта сүз алып бармас идем...

...ачканнарын саклыйк дисезме?

Мин төрле якларга Милли музейдан ниндидер күргәзмәләрне алып бару турында сүз алып барыр идем. Мәсәлән, Чаллыда нәрсә күрсәтеп була дип уйлап торабыз. Әле районнарга да барып җитәсе бар – Саба, Актаныш, Бөгелмә... Безнең принцип шундый – безгә нәрсәдер алып килсәләр, шуңа бәйле берәр экспонат чыгарабыз; без анда алып барсак, бәлки, аларның да шуңа бәйле берәр нәрсә бардыр. Районнарда, шәһәрләрдә спектакль куелса, ул шушы җирлектә мәдәни вакыйга була. Күпләп кеше килә торган мондый мәдәни вакыйга – «мәдәни тусовка» – музейларда да булырга тиеш.

Муниципаль музейлар белән хезмәттәшлек турында сүз барамы?

Әйе. Әлбәттә, ул яктан дәүләт музейлары да көчле. Алабуга музейларын әйттем инде. Монда эшли башлагач, беренче шунда кайттым. Аның генераль директоры Гөлзада Руденконың эшчәнлеге геройлыкка тиң. Ул бөтен мөмкинлекләрне файдаланып, иганәчеләр дә җәлеп итеп, хәтта үз акчаларын да кушып эшли. Анда музейлар да, фестивальләр дә, фонд эшчәнлеге дә – барысы да бар. Ресурслар булмаганда эшли белә – монысы сокландыра.

Алайса өйрәнүне беренче алардан башладыгыз.

Алар «Эврика» дигән белем бирү үзәге булдырды – шуңа кайту иде. Без дә берничә музейда мәдәни белем бирү үзәге булдырырга телибез: Толстой, Тукай һәм Шәриф Камал музейларында дип уйлыйбыз. Үзебездә дә эшләр идек тә, мәйданнар аз. Бу – үз программалары белән төрле яшьтәге мәктәп балалары өчен эшләүче җирлек. Былтыр грантка бирелеп караган идек – узмадык. Без, методик үзәк буларак, башка музейларга да шундый үзәк булдыру өчен грантка гариза бирергә тәкъдим итәбез. Мондый гаризаны тутырырга ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музеена да булышкан идек – алар җиңде. Без коллегалар өчен шат, бездә дә булачак, Аллаһ бирсә.

Тагын акча темасы килеп кергәч, сорыйм әле. Музей эшчәнлегендә меценатлар реаль әйберме? Алар бу заманда булырга мөмкинме?

Әлеге вакытта даими рәвештә безгә килүче иганәче юк. Төрле сөйләшүләр алып барабыз, уңай нәтиҗәләр булыр дип өметләнәм. Быел планда «Җәннәт бакчалары» дип исемләнгән күргәзмә бар – майда ачылыр дип уйлыйбыз.

Ислам темасы?

«Казан – Ислам дөньясының мәдәни мәркәзе» белән бәйле күргәзмә булачак, Аллаһ бирсә. Барысы килеп чыкса, хәйриячеләр дә булыр. Бу күргәзмәне Әлмәткә дә алып бару күздә тотыла. Бер күргәзмәбез Казан Кремле белән булыр дип каралган – экспонатларның зур өлеше безнең фондлардан булачак.

Популярлаштыру дип тә сөйләшкән идек. Ничек уйлыйсыз – татар әдәбияты музей хәзинәләрен популярлаштырырга ярдәм итә аламы? Ниндидер романнар аша, мәсәлән. Булгаков әсәре аша Мәскәүнең «Патриаршие пруды» популярлашкан кебек.

Ул якларын уйларга кирәк. Һәр кызык экспонатның үз тарихы бар – ничек килеп эләккән, кайдан табылган. Каролинг кылычларының тарихы да детективка тиң. Андый детективлы тарихлар бездә аз түгел. Мистикалы әйберләр дә юк түгел.

Язучы килсә...

...тарихлар сөйләп бирә алабыз.

Бәлки, грантлар белән кызыктырыргадыр...

Яхшы тәкъдим. Уйлап бетерербез.

Сүз уңаеннан планнар турында сүз булды, тагын да бармы?

Зур булмаган тираж белән чыганакларны бастыру планы бар.

Нинди чыганаклар?

Мәсәлән, хаҗнамә. Фондларда бер имамның Испаниягә баруы сәяхәтнамәсе бар диде кичә бер белгечебез – ул да кызыклы. Бер имамның «Таңчылар» төркемен тәнкыйтьләгән язмасы бар - кадими карашлы имамның фикере бик кызык... Яки зуррак әйберләргә килгәндә – Зәйнәп Максудова кулъязмалар фонды.

Сез ул чыганакларны бастырып сатуга куясызмы?

Әйе. Музейларның андый тәҗрибәсе бар. Нон-фикшнлы нәшриятлар белән эш итү дә мөһим. Коллекциядә Шамаиллар альбомы бар – без аның репрентларын сатабыз. Мин аны декабрьдә Алтын Урда буенча зур галим Илья Зайцевка бүләк иткән идем. Шаккатты, шунда ук укый башлады. Иске татар телендә шундый матур итеп укый белә. Мәскәүдә татар тарихына мәхәббәте булган шундый зур галимнәрнең булуы бик соклангыч. Бу минем өчен зур ачыш булды. Без декабрь аенда лаборатория уздырып, аның кысаларында ислам тарихына багышланган кызыклы экспонатлар күрсәттек: хәситәләр, күкрәкчәләр, җавапнамә...

Нәрсә?

Җавапнамә – бик кызыклы чыганак. Мөселман кешесе кабергә эләккәч нинди сорауларга нинди җаваплар булырга тиешлеге язылган, рәсемнәр белән аңлатылган. Аны кайчагында кешене күмгәндә каберләргә дә салганнар – монысы инде бидгать. Ул чыганаклар Ильяс хәзрәт Җиһаншин мәдрәсәсендә дә бар, авылларда да аны табып була.

Сүз уңаеннан, мәдрәсәләрнең музей почмаклары бик бай – аларга да методик ярдәм күрсәтергә кирәк: ничек сакларга, ничек тасвирлама ясарга, ничек экспонатларны фәнни әйләнешкә кертергә.

Авылларда музейлар ясаучы кешеләр бар, алар үлеп тә китергә мөмкин һәм ул музей варисларына кирәк булмаска да мөмкин. Анда комган белән киле генә түгел, бәлки, бик зур кыйммәткә ия әйберләр дә бардыр. Аларны барлау теләге юкмы? Минем Кама Тамагы районында шундый шәхси музей күргәнем бар, мәсәлән. Хуҗасы вафат булган икән – күптән түгел генә ишеттем.

Без андый шәхси музейлар турында, кайда нәрсә барлыгын беләбез – алар үз почмакларында яшәп торса яхшы. Яки районнардагы туган якны өйрәнү музейларына тапшырып та була. Кыйммәтле әйберләр булса, үзебезгә алу да мөһим. Бәлки, үзләре үк безгә тапшырырга теләр. Тик аларның күбесе тапшыргач аны экспозициядә тотарга тели, ә без алай итә алмыйбыз. Бездә миллионга якын данә берәмлек, без елына 3-4 процентын күрсәтсәк тә бик яхшы. Безгә тапшырсалар, бәлки зур булмаган күргәзмә рәвешендә берничә елга бер күрсәтергә мөмкиндер.

Ә коммерцияле музейларга нинди мөнәсәбәт?

Кайсыларының музей атамасы гына инде...

Ләкин бит алар сезгә киләсе туристны үзендә тотып калырга мөмкин.

Алар тарихны күрсәтә һәм кайберләренең кызыклы коллекцияләре бар...

Ягъни, алар сезгә конкурент түгелме?

Без төрле юнәлештә эшлибез дияргә мөмкин.

Әйе инде, әлбәттә Самогон музее белән төрле юнәлештәдер...

Мәсәлән, Казанда Чәкчәк музее бар, аның өчен – афәрин! Алар күбрәк матди булмаган байлыкны күрсәтә. Кызыклы экспонатлары да бар.

Әле исән шәхесләрдән музейда саклау өчен әйберләрен алып калу эше-планнары бармы?

Бу мәсьәләдә Язучылар берлеге һәм башка берлекләр белән эшләргә кирәк. Мәсәлән, Равил Фәйзуллин үзе исән чакта музеен төзеде – афәрин аңа ул яктан. Ул үз иҗатын ничек күрсәтергә кирәген күрсәтте. Безгә дә аның нәрсәседер кирәк...

Нәрсәсе: кулъязмасымы, ручкасымы, бүрегеме?

Мәсәлән, без 50 елдан татар әдәбияты белән бәйле күргәзмә ясасак, Фәйзуллин әйберләре бездә бик аз булса, димәк, без аны яхшылап күрсәтә алмыйбыз. Яки, Балык Бистәсендәге музей яшәсә, алар белән сөйләшеп, страховкалар алып, экспонатларны китерергә кирәк булачак. Безгә шәхеснең кулъязмалары һәм теләсә нинди шәхси әйбере кызык – караламалары, ручкасы да, бүреге дә, хатлары да, өстәле дә, китап киштәсе дә...

Равил Фәйзуллин музее дигәннән, мондый музейлар язучы чыккан мәктәп саен ачылса, алар авылда мәктәпне, мәктәп аша авылны коткарып кала аламы – ничек уйлыйсыз?

Музей саклый ул мәктәпне. Бая шәхси музейлар дидек, мәктәпләрдә күп алар. Аларның күбесен энтузиастлар тудырды һәм еш кына алар белән китә, юкка чыга.

Казанның Яңа татар бистәсендә 1 нче гимназиядә музейны башлап җибәргән кеше вафат булса да, музее яшәп килә. Ул Татарстанда иң көчле мәктәп музейларының берсе.

Ул музейларның ниндидер исемлеге, каталогы бармы?

Мәктәп музейларының каталогын төзисе бар. Аларны бер системага кертергә кирәк. Мәрҗани исемендәге гимназиядә дә бик яхшы музей бар.

Каталог булса, таркалу куркынычы булганда коллекцияне коткарып калып булыр иде.

1 нче гимназиядәге һәм Мәрҗани исемендәге гимназия музейлары кыямәт көненә кадәр яшәрдер ул.

Алар яшәр – Казан бит, ә фәлән авылдагы яки клубтагы музей?

Иң төп максат – ул музейлар белән эш итүчеләрнең үз дәвамчыларын тәрбияләве. Авылы бетмәсә, кешесе булыр аны сакларга. Татар халкының без исән дигәнен күрсәтүе – авылда чишмәләрне чистартуы, зиратларны чистарту – андый эшләргә үз кассалары да була. Музейларга да шулай ук. Бетмәстер, иншәАаллаһ! Оныкларда бабалары җиренә мәхәббәт тудыра алсак, кечкенә авыллар да сакланырга мөмкин.

Карагыз әле, туксанынчы еллар әйберләрен дә җыя башларгадыр инде музейларга – ул да кызыклы тарихи чор бит.

Хәзерге вакытта халкыбыз да бу хакта уйлана башларга тиештер. Туксанынчы елларда төзелгән мәчетләрне ремонтлыйлар да, андагы мохитне юкка чыгаралар. Һичьюгы фотога төшереп яки элементларын саклап каласы иде. Яңа ай куйганда, искесен саклап калалар. Вафат булган имамның киеме дә сакланса да яхшы булыр иде. Чөнки ул мәчеткә нигез салган кешенең киеме. Икенчедән, кулдан ясалган әйбер булырга мөмкин - халкыбызның чигү традицияләре белән. Өенчедән – ислам тарихына кагылышлы әйбер.

Халыкта әле сезгә кирәк әйберләр бармы икән әле? Сарайларда, чормаларда сакланамы икән?

Җәй көне фондларны тулыландыру максатыннан экспедицияләргә чыгарбыз дип уйлыйм. Милли китапханә археографик экспедицияләргә йөри бит. Элек бездә булган ул, соңгы елларда гына сүлпәнәйгән. Чөнки мәйданнар җитми бит – яңа әйбер өчен табарбыз.

Рәхмәт. Яңа җитәкче килгәч, алга таба музейда структур үзгәрешләр көтелмиме?

Һади Такташ урамындагы Юстиция музее безнең филиал хәзер. Әлегә башка үзгәрешләр көтелми – филиалларның булганнары җитеп тора. Ниндидер яңа музей кушылу – яңа штатлар кирәк дигән сүз.

Яңа кешеләр китердегез – Ленария Мөслим Җәлил музеен җитәкли. Кадрларга бәйле үзгәрешләр тагын да булырмы?

Ленариягә Җәлил музеен җанландырып җибәрү бурычы куелды. Безнең музейга этнограф Динә Шәфыйкова - ул фән буенча урынбасар, Ленин музеена мөдир итеп тарихчы-популяризатор Марк Шишкин килде.

Ире - тарихчы Илдар Шәфыйков та килмәдеме?

Юк, бизнес белән шөгыльләнә. Ленино-Кокушкино музеена яңа директор килде – Светлана Коновалова. Ленин музеена Марк Шишкин килде – кызыклы туган якны өйрәнү лекцияләре уздыра. Бик кызыклы итеп татар тарихын да сөйли.

Филиал мөдирләрен план сорап изеп бетермәсәгез.

Анысы бар инде. Аларның ресурслары да зур түгел, һәр бина – тарихи бина...

Әйе, түбәдән карын да төшерергә кирәк.

Кирәк. Лекцияләр, экскурсияләр, күрсәткечләр, экспозицияләрне яңарту да...

Гомумән, кадрлар проблемасы бармы?

Бар. Алар яңара, ләкин өлкән буынны да саклап калу мөһим. Алар озак еллар эшләп күп нәрсәне белә, бик яхшы киңәшләр бирәләр, дәртләнеп тә эшлиләр, ул яктан мин үземнең урынбасарым Светлана Измайловага бик рәхмәтле. Андый кешеләр бик озак яныбызда булсын иде әле. Яшь кешенең дәрте өлкән яшьтәге кешенең тәҗрибәсе белән кушылса, нәтиҗә булачак.

Рәхмәт, Айрат Шамилевич! Уңышлар!







Президент Татарстана Рустам Минниханов





Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Татарстане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России