Казаннан Гарәп Әмирлекләренә турлар март азагына кадәр туктатылды
Татарстан башкаласыннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә оча торган барлык турлар март ахырына кадәр туктатылды. Бу хакта Татарстан туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов хәбәр иткән, дип яза «Коммерсантъ» газетасы.
Мифтахов сүзләренчә, туристлык компанияләре шулай ук апрель һәм май айларына юлламалар сатуны вакытлыча туктаткан.
Элек Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Россия туристларына Якын Көнчыгыш илләренә гамәлдән чыгарылган сәяхәтләр өчен акчаларны кире кайтаруны раслаган. Моның өчен туроператорларның шәхси җаваплылык фонды акчалары кулланылачак.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2 мартка кадәр Әмирлекләрдә конфликт аркасында Татарстаннан 3 меңгә якын турист калган булган. Очышлар туктатылганнан соң беренче самолет 3 март төнендә Дубайдан Казанга килеп җиткән.
