Миңнеханов белән Александр Козлов Казанның чистарту корылмалары турында фикер алышты
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәрендә Россия табигый ресурслар һәм экология министры Александр Козлов белән республика территориясендә «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында сөйләште. Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аерым алганда, алар «Чиста ил» федераль проектын алга таба гамәлгә ашыруга һәм тиешле проект кысаларында Идел елгасын савыктыру эшләренең барышына кагылды. Моннан тыш, Казанның биологик... Читать дальше...