Чаллыда туып-үскән Илья Соколов Саранск шәһәре мэры итеп билгеләнгән
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Саранск шәһәренең элеккеге мэры Петр Тултаев, Мордовия Дәүләт Җыена сайлану сәбәпле, отставкага киткән. Аның урынына мэр вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Чаллы егете, 32 яшьлек Илья Соколов билгеләнгән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы сайты яза. Илья Соколов 2011 елда Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетын тәмамлаган. Соңыннан «Таттрансконтур» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, «КАМАЗ» сәүдә-финанс компаниясендә һәм «Ак Барс Металл» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә инженер булып эшләгән. Аннары ике ел Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәренең Зверев исемендәге заводта хезмәт куйган, участок җитәкчесе вазифасына ирешкән. 2015 елда Красногорск шәһәре администрациясенә эшкә килгән, торак-коммуналь тармакны җитәкләгән. 2018 елдан Дагыстанда, Татарстанның элеккеге икътисад министры, ул чакта Дагыстан хөкүмәтен җитәкләгән Артем Здунов командасында эшли башлаган. Бераздан аның киңәшчесе итеп билгеләнгән. Аннары үзенең җитәкчесе белән бергә Мордовиягә күченгән. Быелның гыйнварыннан Соколов Мордовия башлыгының өлкән киңәшчесе вазифасын биләгән, август аенда Саранск шәһәре башлыгының беренче урынбасары — Шәһәр хуҗалыгы департаменты директоры булган. Өйләнгән, ике кыз үстерә.