Татарстанда 20 июльдә, профилактик эшләр сәбәпле, телевизион тапшырулар тукталып тора
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Эре телеүзәкләрдә профилактик эшләр алып барылу сәбәпле Татарстанда телеканалларның бер өлеше эшләмәячәк. 20 июльдә тапшырулар төнге сәгать икедән иртәнге сәгать унбергә кадәр өзелеп торачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Радио-телевидение тапшырулар үзәге хәбәр итә. «20 июльдә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Әлмәт, Шәмәрдән һәм Зур Полянкадагы эре телеүзәкләрдә профилактик эшләр аналог телеканалларын («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы эфир телевидениесен, шулай ук радиотапшыруларны өзеп торып башкарылачак»... Читать дальше...