Новости Казани
Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Мамадыша
Мамадыш
Январь
2024
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11 12 13
14
15
16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29 30 31

Сәйдәшнең әтисе: «Командир һәм иптәшләрен коткарганда һәлак булган»

0
Сәйдәшнең әтисе: «Командир һәм иптәшләрен коткарганда һәлак булган»

Татарстаннан Сәйдәш Вәгыйзов үзен чын көрәшче итеп күрсәтә. Ул дуслары һәм якыннарының хәтерендә үз Ватанына тугрылык, намуслылык үрнәге буларак мәңгегә калачак. Ул күрсәткән батырлыгы өчен Президент указы белән Батырлык ордены белән бүләкләнә. 25 яшьлек егетнең батырлыгы турында аның әтисе Илфат Вәгыйзов сөйләде.

«Улым акыллы иде, һәрвакыт турысын әйтә иде, гаделлекне яратты»

Сәйдәш Вәгыйзов 1998 елның 30 сентябрендә Мамадыш районының Югары Ушма авылында туа. Ул гаиләдә өченче, кече бала була, аның олы апасы Диләрә һәм абыйсы Сәид бар. Бу хакта «Татар-информ»да Эльза Кузнецова яза.

Сәйдәш балачактан ук укуга һәм спортка тартыла. Бер үк вакытта техника белән дә мавыга. 9 нчы сыйныфтан соң Мамадыш политехник көллиятенең автомеханика бүлегенә укырга керә. Беренче курста ук аны төркем старостасы итеп билгелиләр. Колледжның волейбол буенча җыелма командасы составында төрле ярышларда катнаша. 2018-2019 елларда РФ Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән кайткач Казанда автосервиста эшли башлый.

Сәйдәшнең әтисе - элек Югары Ушма мәктәбе директоры, хәзерге вакытта физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы булган Илфат Вәгыйзов улының бөтен эшкә җаваплы каравын әйтә.

«Мәктәптә тырышып укыды, ярдәмчел булды, спортны яратты. Башта көрәш белән шөгыльләнде, аннары буе үскәч, волейболга күчте. Мактана дип уйламагыз, әмма улым акыллы иде, һәрвакыт турысын әйтте, гаделлекне яратты. Аның сөйкемле, ачык йөзе һәрвакыт безнең күз алдында торачак. Махсус операция зонасында хәзер минем 11 укучым бар», - ди Сәйдәшнең әтисе.

Фото: © Вәгыйзовларның шәхси архивыннан

«Әгәр Сәйдәш бара икән, без дә барабыз»

Өлешчә мобилизация башлангач, Югары Ушма авыл җирлегенең җиде кешесе повестка ала.

«Аларның барысы да минем укучыларым. Аларның берсе дә качмады һәм баш тартмады», — дип горурланып сөйли «Татар-информ»га Илфат Вәгыйзов.

Сәйдәш тә бу хәлне икеләнмичә кабул итә. Ватан куша икән, барырга һәм аны якларга кирәк, ди.

Повестка алган егетләрнең күбесе, Сәйдәшкә дә шундый документ тапшырылганын белгәч: «Әгәр Сәйдәш бара икән, без дә барабыз» - диләр.

Сыйныфташлары Ринат, Илһам һәм башка якташлары белән бергә ул Казан полигонында хәрби әзерлек үтә һәм махсус хәрби операция зонасына җибәрелә.

Ринат белән алар балачактан ук аерылгысыз була. Бер сыйныфта укыйлар, армиядә дә бергә хезмәт итәләр. Һәм алгы сызыкта да бергә булалар. Сәйдәш белән бер яраланган Ринат хәзерге вакытта госпитальдә дәвалана.

Фото: © Вәгыйзовларның шәхси архивыннан

Ялга кайткан арада Зөһрә белән гаилә кора

Сәйдәш Вәгыйзов ике тапкыр ялга кайта. Беренче тапкыр 2023 елның апрелендә ул әти-әнисе һәм туганнары белән ике атна булып кына калмый, ә гаилә корырга да өлгерә. Түбән Козгынчы авылыннан булган Зөһрә белән өйләнешәләр, шул ук вакытта никах та укыталар.

Икенче тапкыр сентябрьдә кайта. Бәрәңге алу вакыты була. Туган авылына кайтканчы, әтисеннән телефон аша бәрәңге ала башлап-башламауларын сораша һәм аңа 15 буразна калдыруын сорый. Авыл эшен бик сагынган була.

«Кайткач та, улым өйдә озак тормыйча, кулына көрәк тотып бакчага чыкты. Һәм бүген дә аның бөтен күңелен биреп бәрәңге казуы күз алдымда тора. Безнең Сәйдәш әнисе пешергән өчпочмакларны ярата иде. Ялда булганда, хатыным Фәимә аны яраткан ризыклары белән сыйлады», — дип искә ала хәрби хезмәткәрнең әтисе.

Фото: © Вәгыйзовларның шәхси архивыннан

Дингә килүе

Махсус хәрби операция зонасында Сәйдәшне Мөселман дип атап йөртәләр. Анда ул беренче тапкыр намаз укый башлый. Аның иптәшләре дә, командирлары да моңа каршы килми. Рамазан аенда ураза тота.

Сәйдәш өлкән укчы булып хезмәт итә. Һөҗүмгә барыр алдыннан ул һәрвакыт Аллаһтан үзен һәм иптәшләрен дошман пуляларыннан һәм снаряд кисәкләреннән саклавын сорый. Ялга кайткач җомга намазларына йөри.

Фото: © Вәгыйзовларның шәхси архивыннан

Сәйдәшнең яралары төзәлерлек булмый

7 декабрьдә Сәйдәшнең әтисе улы белән соңгы тапкыр сөйләшә, ә икенче көнне ул һәлак була. Чираттагы хәрби биремен үтәгәндә төзәлмәслек яра ала.

Илфат Вәгыйзов сөйләгәнчә, 8 декабрьдә иртәнге сәгать 5тә взвод дошманны штурмларга китә. Дошман ягыннан да көчле һөҗүм башлана. Сәйдәшнең командиры һөҗүм ителгән БПМнан чыгарга тели, ул аңа: «Ярдәм ит!» - дип кычкыра. Сәйдәш ярдәмгә йөгерә.

Ул шуышып килеп җиткәндә, коткарырга кеше калмаган була инде. Командир һәлак була, Сәйдәш тә нык яралана, аның аягы һәм уң ягы зыян күрә.

Яралы булуына карамастан, ул командирын чыгара һәм сугыш кырыннан алып чыга һәм тагын бер иптәше — авылдашы Илһамга ярдәм итә. Илһам һәм Ринат исән кала, ә Сәйдәшнең яралары төзәлерлек булмый.

Фото: © Вәгыйзовларның шәхси архивыннан

Дуслары: «Сәйдәш безне коткарды, ә без аны коткара алмадык», - диләр

Сәйдәшнең әтисе улының дуслары һәм хәрби иптәшләре белән элемтәдә тора. Туган авылларына кайтуларын көтә.

«Ринат белән Илһам мин аларга шалтыратканда елыйлар. Алар: „Сәйдәш безне коткарды, ә без аны коткара алмадык», — диләр», - ди әтисе.

Сәйдәш җомга көнне вафат була, һәм туган авылында аны нәкъ менә шушы мөселманнар өчен изге көнне, 2023 елның 29 декабрендә җирлиләр. Күрсәткән батырлыгы өчен ул Батырлык һәм Маргелов орденнары белән бүләкләнә. Улының бүләкләре бүген әтисендә саклана.





Президент Татарстана Рустам Минниханов
Татарстан

Минниханов об участии Татарстана в ПМЭФ: Подписано одиннадцать документов





Москва

СОТРУДНИКИ СОБР «СТОЛИЦА» СТАЛИ ИНСТРУКТОРАМИ НА СБОРАХ ПО БЕСПАРАШЮТНОМУ ДЕСАНТИРОВАНИЮ СПЕЦНАЗОВЦЕВ РОСГВАРДИИ В ВОРОНЕЖСКОЙ ОБЛАСТИ


Президент Татарстана Рустам Минниханов

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Татарстан

«Это дань глубокого уважения хлеборобам»: поздравление Минниханова с Сабантуем



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Александр Градский

Гагарина рассказала об отношениях с Градским




Спорт в Татарстане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Казани сотрудники Росгвардии задержали подозреваемого в краже рюкзака со скамейки на детской спортивной площадке

ЦСКА забрал кубок из Казани // Армейцы вернули себе титул чемпиона Единой лиги ВТБ

В ТРЦ «Звезда» проходит финальная игра 1/4 Центральной лиги КВН «Самара»


WTA

Теннисистка Андреева заявила, что хочет войти в топ-20 рейтинга WTA ради собаки



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Мамадыш

В Год семьи улицы Мамадыша украсят экзотические «ромашки»



Частные объявления в Мамадыше, в Татарстане и в России