Добавить новость
103news.com
Все новости
Апрель
2023

Улы әтисе кабере янында хисле видео төшергән: «Ничек икән ул кабердә ялгыз яту?»

0

23 яшьлек блогер Равил Закиров күптән түгел әтисез калган. Аның әтисе озак авырудан 49 яшендә вафат булган. Равил игезәк туганы, апасы, әнисе белән бу хәсрәтне бик авыр кичерә. Социаль челтәрдә актив егет әтисенә багышлап видеолар куя.

Бер видеода Равил Закиров әтисенең каберенә бара. Бу күренеш үзәк өзгеч сүзләр, ачы хәсрәт хисләрен белдергән чагыштырулар белән үрелеп бара.

49 яшьлек әтисен гүргә салган улы түбәндәге уйлары белән уртаклаша:

«Ни кичерә икән әти хәзер? Ничек икән ул – үле килеш анда – беркемнең буе җитә алмаслык аста, юештә, салкында ялгызың яту? Һәр иртә саен кояш туачак, таң атачак, кич җитәчәк. Ә син юк! Барысы да бар, барысы да үз урынында: чәчәкләр, таулар, агачлар, елгалар, йортлар, шәһәрләр – дөнья! Ә син юк!

Һәр көн саен кешеләр каядыр ашыгачак. Кемнәрдер талашачак, сөешәчәк, балалар тәпи йөрергә өйрәнәчәк. Җиһан һәр көз саен алтынсу төскә һәм пычракка батачак, һәр кыш саен аклыкка – сөт кебек, аклыкның үзе кебек ап-аклыкка күмеләчәк. Һәр яз саен бөреләр шытып, анадан тума каен кызлары читенсенеп кенә киемгә төренәчәк. Елгалар ташып агачак. Ә син юк!

Дөнья шулкадәр матур һәм бәхеткә тиенер өчен сиңа бик аз, бик аз нәрсә, бары тик – булу, исән булу, яшәү җитәр иде. Әмма син юк!

Барысы да бар, барысы да үз урынында. Ә син юк! Һәм, бәлки, иң куркынычы – син генә юк!»

Бу видео астына Равил:

«Минем эчке халәтем шундыйрак хәзер, уйларым, хисләрем... Социаль челтәрдә авыр вакытымны күрсәтмәскә тырышам. Күбрәк позитивка борам, чөнки мин үзем генә әтисез калмадым! Өйдә һәр яңа көн туган саен авыр атмосфера йөри.

Бездән генә үтмәгән шул шундый олы кайгы. Авыр вакытлар аша үтеп була, вакыт кирәк! Үзегезнең эмоцияләренегезне качырмагыз. Елыйсы килсә, елагыз, көләсе килсә, көлегез! Кешеләр сүзенә карамагыз да, алар үтмәгән шул авырлыкны. Һәр кеше андый вакытларны үзенчә үткәрә», – дип язган ул.

Равилнең әтисе Ислам абыйга 7 сентябрьдә 49 яшь тулган булган. Туган көнен ул хастаханәдә каршы алган һәм бер атнадан соң вафат булган. Равил әтисен хастаханә янындагы агачлыкта ничек котлауларын видеога төшергән.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России