Октябрьдә Казанда Бөтенроссия яшьләр кинофорумы булачак
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Октябрьдә Казанда Бөтенроссия яшьләр кинофорумы үткәрү планлаштырыла. Бу хакта ТАССтагы матбугат конференциясендә Россия кинематографистлар берлегенең яшьләр үзәге директоры Дмитрий Якунин сөйләде.
«Проект киңкүләмле, бик мөһим һәм җитди. Питчингтан тыш, төбәк киносы өчен тагын да мөһимрәк һәм кызыклы чаралар үткәрергә теләвебезне аңладык», — диде ул.
Чара 20-22 октябрьдә узачак. Ул «Бөтенроссия дебютантлар питчингы» проекты базасында оештырылган. Чарада катнашучыларны 20 миллион сум призлы фонд белән питчинг, региональ кинокомиссия һәм киностудияләр презентациясе, скрининг-күрсәтүләр, мәгариф программасы, локейшн-турлар һәм түгәрәк өстәлләр көтә.
Узган ел «Бөтенроссия дебютантлар питчингы» Россиянең 12 төбәгендә узды. Аның бүләкләү фонды 12,5 млн сум тәшкил итте.