Добавить новость
Главные новости Москвы
Москва
Октябрь
2023

«Әтисенең 7 ел башка хатын белән торуын әнисе белми». Яшь хатынны сөяркәнең улы чәнчегән

0

Мәскәүдә күп катлы йорт подъездында 18 яшьлек егет атасының сөяркәсен пычак белән чәнчегән. Әнисе моңа кадәр иренең яшерен тормышы барлыгын белмәгән булган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

38 яшьлек ир-атның 33 яшьлек сөяркәсе була. Ир-атның улы әтисенең сөяркәсен нык яралый, хатын хәзер реанимациядә ята.

«МК» белешмәсе буенча, 7 ел элек әтисе белән улы Мәскәүгә Грузиядән күченеп килә. Алар акча эшләмәкче була. Әниләре һәм нәни кызлары туган якта кала. Хатынның паспорты булмаганга, Россиягә килә алмый.

Мәскәүдә ир-ат джинсылар сату белән шөгыльләнә, улы да бизнеста ярдәм итә. 7 ел чамасы элек ир-ат бер хатын-кыз белән таныша, ул да сатуда ярдәм итә. Алар бер-берсенә гашыйк була, бергә яши башлыйлар. Ир-атның улы да алар янына күченә. Малай атасының яңа хатынын бик ошата.

Грузиядәге әниләре бу хәлләрне белми, ул ирен көтеп яши, ир елга 2-3 тапкыр кайтып йөри. Быел 1 августта хатын Мәскәүгә килү җаен таба. Туганнары белән аралашкач, ул иренең 7 ел буена башка хатын белән торуын белә. Өстәвенә, сөяркәләр арасында бик җылы мөнәсәбәтләр булуы да ачыклана. Хатын исә бик борчыла, улы белән ешрак аралаша башлый, иренең гамәлләре гадел булмавын баласына да сеңдерә. 1 ай эчендә үсмер егетнең фикере үзгәрә – ул атасына да, сөяркә хатынга да мөнәсәбәтен үзгәртә. Малай анасы ягын сайлый.

24 сентябрьдә әти кеше туган көнен уздырырга җыена, ул фирма хезмәткәрләрен фатирына чакыра. Сөяркә хатын да шушында яши. Башта бар да яхшы була, аннары үсмер егет һәм сөяркә хатын фатирдан чыгып китә. Алар подъездда талаша башлый. Үсмер ярсуын тыя алмый, сөяркә хатынның муенына, иңбашына, корсагына, күкрәгенә күп тапкыр пычак кадый. Аннары качып китә.

Бераздан әти кеше сөяркәсенең канга баткан гәүдәсен күрә, «ашыгыч ярдәм» чакыра. Хатынга операция ясаганнар, хәле стабиль катлаулы.

Үсмер егет тоткарланган, диелә хәбәрдә.







Мэр Москвы Сергей Собянин





Мэр Москвы Сергей Собянин

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Москва на Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Москве



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Москве, в Московской области и в России