Татарстанда коронавирусның 60 яңа очрагы теркәлгән
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлеккә Татарстанда 60 кеше коронавирус йоктырган. Бер очракта авыручы вирусны читтән йоктырып кайткан, 59 кеше исә авыручылар белән аралашкан булган. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. «24 кеше хастаханәгә салынды, 36 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомстводан алынган хәбәрдә. 60 очракның 24 е Казанда ачыкланган, 15 кеше — Чаллыда, 4 кеше — Чистай районында. Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында өчәр очрак теркәлгән... Читать дальше...