Янган өйдән 3 баласын алып чыккан ана: «Ярый әле балалар куркып аякка сарылды»
Нурлатта 17 февраль көнне янгын чыга. Бу вакытта әни кеше 3 баласы белән өйдә була. «Балалар: «Янабыз! Янгын!» – дип елаша. Ярый әле балалар өй буенча таралып китмичә, куркып, аягыма сарылдылар, миңа ябыштылар», – дип, Гөлия Монасыпова фаҗига турында «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.