Пензада мөселман балаларының ялын оештырырга ярдәм итә торган «Мөслим» фонды эшли
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсе Городище районының Урта Әләзән авылының «Кәшшәф һәм Зөләйха» мәчетендә «Мөслим» Координация советының Бөтенроссия балаларны савыктыру сменаларын уздыру буенча җыелышы узды. Катнашучылар җәйге мәктәп каникулларында балаларның ялын оештыру буенча яңа нәтиҗәле формалар табу мәсьәләләре турында фикер алышты. Алар җыелышлар өчен яңа формалар һәм мәйданчыклар эзләргә булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Икътисад фәннәре... Читать дальше...