Добавить новость
Главные новости Пскова
Псков
Июнь
2025

«Аерылышырга теләде» – 18 яшьлек кызны сөйгән егете үтергән

0

18 яшьлек кызны 27 яшьлек егете үтергән. «Ул кычкырды, каршылык күрсәтә башлады», – дип сөйләгән ул тикшерү экспериментында, бернинди эмоцияләргә бирелмичә һәм салкын канлылык саклап. Егет сөйгәнен ничек үтергәнен күрсәткән. Кызны аерылышырга һәм туйдан баш тартырга теләгән булган. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы яза.

Аркадий тумышы белән Псков өлкәсеннән, ә төгәлрәге – Бежаницы бистәсеннән. Әнисе аңа 3 яшь булганда үлгән. Малайны әтисе тәрбияләгән, ләкин ул да 2022 елда үлгән. Егет армиядә хезмәт итеп кайткан, шуннан соң, көллияттә укыган белгечлеге буенча, икмәк пешерүче булып эшләгән. 2024 елның язында ул Петербургка күченгән. Бер популяр икмәк пешерү челтәрендә эшләгәндә, Виктория белән танышкан (исеме үзгәртелгән). 1 айдан соң алар очраша башлаган.

Башта алар кызның әнисе белән бергә яшәгәннәр. Берничә айдан соң хатын аларга башка фатирга күченергә тәкъдим иткән.

Соңыннан егетнең 1 миллион сумга якын бурычы булуы ачыкланган. Шуның аркасында аның Виктория белән мөнәсәбәтләре бозыла башлаган. Кызның аның белән күрешәсе килмәгән. Аркадий шулай да аралары яхшыруга өметләнгән.

30 майда Аркадий Викторияне эштән каршы алган, шарлар һәм чәчәк бәйләме бүләк иткән. Ләкин алар тыныч кына сөйләшә алмаган.

– Вика әнисенең басымыннан һәм эштән арыганлыгын әйтте. Мине үзгәрмәүдә гаепләде. Мин дә аны минем теләкләремне игътибарсыз калдыруда гаепләдем. Вика бу хакта сөйләшәсе килмәвен һәм аерылышырга теләвен әйтте, – ди Аркадий сорау алуда.

Егет сүзсез генә кухняга чыгып киткән, пычак алган һәм йокларга әзерләнгән кызга ташланган.

– Мин бик ачулы идем, – дип акланган ул.

Полиция һәм «ашыгыч ярдәм»не Аркадий үзе чакырткан. Ләкин инде соң була, кызны коткара алмыйлар, диелә хәбәрдә.







Губернатор Псковской области Михаил Ведерников





Губернатор Псковской области Михаил Ведерников

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Псковской области



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Пскове, в Псковской области и в России