Һөҗүм нәтиҗәсендә Словакия премьер-министры яраланган
Pravda гәзите мәгълүматынча, аны боралак белән Братислава хастаханәсенә алып киткәннәр, ике шәһәр арасындагы ераклык 170 чакрым. Премьер-министр авыр хәлдә, аңа ике-өч ядрә эләккән булырга мөмкин диелә.