Казан мәхкәмәсе Илназ Галәвиевтан 175нче мәктәпкә 1,4 млн сум түләттерү турында карар чыгарды
Мәхкәмәдән моны Татарстан прокуратурасы сораган иде. 2021 елның 11 маенда мәктәпкә һөҗүм иткән чакта Галәвиев гимназия бинасында 30 мәртәбә мылтыктан атты һәм беренче катта үзе ясаган шартлаткычны шартлатты. Соңрак бинаны тулысынча төзекләндерделәр.