Кырымтатар халкы сөргененә — 80 ел: ялганга нигезләнгән җинаять
1944 елның 18 мае — кырымтатар халкы тарихында иң фаҗигале көннәрнең берсе. Нәкъ шул көнне Совет Берлегенең Дәүләт саклану комитеты карары нигезендә 1941-1944 елларда наци оккупациясенең бар авырлыгын кичергән халык ватаныннан сөрелә. Бу карарга Иосиф Сталин кул куя. Шушы фаҗигагә бүген 80 ел.