«Казан — хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы яктырткычын 1 майга кадәр төзәтәчәкләр
«Казан — Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласының берничә яктырткычы эшләми башлаган. Аларны 1 майга кадәр төзәтергә планлаштыралар, дип белдерделәр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Шулай итеп, Казан Башкарма комитетында казанлыларның стела яктырткычы ватылу турында хәбәрләренә җавап бирделәр.
«Подряд оешмасы белән берлектә объектны тикшердек: берничә яктырткыч ватылган. Яңа яктырткычларга заказ бирдек», - диелә мэриянең социаль челтәрләрендә.
Искәртик, «Казан-2» вокзалы янындагы стела 2023 елның маенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды.
«Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме Казанга РФ Президенты Владимир Путин Указы белән 2020 елда бирелде. Бу статус Бөек Ватан сугышы вакытында тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын мәңгеләштерү өчен тапшырыла. Стеланы урнаштыру урынын Казан халкы мэрия сайтында оештырылган сораштыру барышында сайлады.