Мөфти шәех Равил Гайнетдин мөселман спортчыларын «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләде
Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдин Россиянең күренекле мөселман спортчыларын бүләкләде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр итәләр.
Бүләкләү җомга намазыннан соң узган. Меңләгән мөселман каршында спорт геройларына Россиянең югары мөселман бүләге – «Әл-Фәхр» ордены тапшырылган.
Мөфти шәех Равил Гайнетдин бүләкләнүчеләрне котлаган һәм спортчыларыбызның дөнья беренчелекләрендә казанышлары илнең һәм умманың халыкара аренада абруен ныгытуын аерым ассызыклаган.
Бүләкләнүчеләр:
- Ингушетиядән Муса Евлоев, грек-рим көрәше буенча олимпия чемпионы (Токио-2020), ике тапкыр дөнья чемпионы;
- Дәгыстаннан Альберт Батыргазиев, бокс буенча олимпия чемпионы (Токио-2020), дүрт тапкыр Россия чемпионы;
- Гайдар Гайдаров, Дагыстанның спорт көрәше федерациясе президенты һәм республика җыелма командасының өлкән тренеры, Европа Беренчелеге чемпионы.
«Әл-Фәхр» орденына шулай ук ирекле көрәш буенча олимпия чемпионы (Афина-2004), ирекле көрәш буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Хаҗиморат Гацалов, ирекле көрәш буенча олимпия чемпионы (Токио-2020) Заур Угуев һәм җиңел үлчәүдә UFС гамәлдәге чемпионы Ислам Махачев тәкъдим ителгән.