Әлмәттә «Крокус Сити Холл»да һәлак булучылар истәлегенә акция узды
Әлмәт шәһәр паркында Мәңгелек ут янында «Крокус Сити Холл»га террорчылар һөҗүме вакытында һәлак булучылар истәлегенә акция узды.
Кешеләр монда чәчәкләр салган, шәмнәр кабызган. Бу хакта «Татар-информ»га Әлмәт районы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Бөтен ил белән бергә кайгырабыз. Гөнаһсыз кешеләргә якты истәлек, зыян күрүчеләр тизрәк савыксыннар», - дип билгеләп үттеләр шәһәр администрациясендә.
Мәскәү өлкәсендәге Красногорскида булган куркыныч фаҗигадан ун көн узды. Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм җомга кичендә, 22 мартта ясалды.
Элегрәк Әлмәттә стихияле мемориал булдырылды.
«Крокус Сити Холл»да булган терактта яраланган кешеләр саны 551гә җитте. Барлыгы 695 кеше зыян күрде, алар арасында 15 бала. 144 кеше, шул исәптән биш бала һәлак булды.